Кукмара районы 1930 елда төзелгән.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Кукмарага кимендә 700 ел булыр дип уйлыйлар. Археологлар Кукмара районы һәйкәлләрен өйрәнәләр һәм казу эшләре алып барып поселок белән янәшә чаңгы трассасы тирәсендә, тау итәгендә кешеләр яшәгән урынны табалар. Казу эшләре барышында Казан ханлыгы чорындагы XVII-XVIII гасырдагы ялтыравык йөгертелгән төсле керамика кисәкләре табылган. Шулай ук кирпеч корылмаларның калдыклары, металл һәм пыяла, тимер әйберләр, керамик савыт-саба, XIII- XVI һәм XVII- XIX гасыр датасы куелган пыяла кисәкләре һәм башка уникаль предметлар очраган. Үрәсбаш авылында яхшы эшкәртелгән һәм шомартылган чакма таштан ясалган эш коралы, Салтык-Ерыклыда мезолит чорының ак чакма ташыннан ясалган пычак формасындагы пластинка, Мәчкәрә авылында сөяк ыргаклы сөңге (гарпун), бакыр акчалар (XIV гасырныкы) һәм башка күптөрле предметлар табылган. Зур Кукмара авылыннан ерак түгел тау куышлыгында шәһәрчек булуы ачыкланды. Янсыбы авылы янында урта гасыр курганы барлыгы билгеле була. Нырья, Туембаш һәм башка авыллар, Кукмара поселогы янында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында кешеләр яшәгән зур урын булган.

Барлык бу материаллар Алтын Урда һәм Казан ханлык чорларында Татарстанның төньягында кешеләр яшәгән урыннарның киң челтәре булуын күрсәтә. Кукмарада элек-электән XIII-XVI гасырларда эре һөнәр, сәүдә үзәкләре булуын раслаучы табылдыклар бар. Атап үтелгән табылдыклар һәм археологик казу эшләренең нәтиҗәләре Кукмара җиренең борынгы һәм бай кулҗтурасы тарихы булуы турында искәртә.

Кукмараның урта гасырда кешеләр яшәгән урынның чикләре билгеләнде һәм биредә кешеләрнең кимендә 700 ел элек яшәгәнлеге расланды, ләкин кызганычка каршы археологик яктан регион тулысынча гамәлдә өйрәнелмәгән. Татарстанның археологик картасында 1954 нче елда 2 археологик объект Киндеркүл һәм Кукмара төбәге табылдыклары билгеләнүе турында әйтеп үтелә.

Кукмара районы Чулман буеның көнбатышында Нократ елгасының уң як ярында урнашкан. кукмара атамасы килеп чыгышында марича кок (ике) һәм мара (мари халкының үз-үзен атау исеме) сүзләреннән гыйбарәт дип уйлыйлар. Җирле халык аңа ике мари нигез салган һәм шуңа авыл исеме Кукмара (ике мари) булган дип саный.

Кукмара атамасын борынгы иран теле белән бәйләп аңлатканда “кук” сүзе “тау” төшенчәсен белдергән. III-V гасырда бу якларда мари кабиләләре, аннан арлар килгән. XII- XIII гасырда Болгар бабаларыбызны төрле яклардан төрле яулар кысрыклый башлагач, удмурт, мари кабиләләрен кысрыклап, көнчыгышка таба күчкәннәр. Тарих битләрендә Кукмара авылы исеме беренче тапкыр XVI гасыр башларында телгә алына.

XVI гасыр башларында Кукмара авылы янында бакыр рудалары чыгара башлаганнар. Биредә бер кечкенә завод салына башлаган. Кукмара тирәсендә бакыр рудалары эшкәртү XVII башларында башланса да бакырга ихтыяҗ булмау сәбәпле бу эшкә XVIII гасырда гына ныклап тотынганнар.

1730ынчы елда Янсыбы инешендә Хлынов (Киров) купецы Тряпицын Иван бакыр заводы төзи башлый. Шул ук елны ул үлеп китә, аның улы Дмитрий заводны Хлынов купецы Вяземский Григорийга сата. 1730ынчы елда Янсыбы заводы төзелеп бетә һәм эшли башлый. 1734-1735енче елларда заводка өлешчә Сембер купецы Глазов та хуҗа булганы турында хәбәрләр бар. 1735енче елның 27енче ноябренда Вяземский Григорий белән аның улы Карп заводны Казан купецы Еремей улы Иноземцев Семёнга саталар. Семён заводны күчерергә уйлый. 1738енче елда ул заводның 4тән 1 өлешен туганы Пётрга сата. 1741енче елда алар заводны Норма елгасы буенда Туеш авылы кешеләреннән арендага алган җирдә төзи башлыйлар. 1743 елда купец Иноземцевның “Таишево-Кукмара заводы” эшли башлаган. Завод елына 1600 потка кадәр бакыр җитештергән. Заводка беркетелгән крестьяннар башта 49 булып, ә XVIII гасыр азакларына 100 кешегә җитә. Аннары аларга өстәмә рәвештә шактый санда ирекле кешеләр өстәлә. Бу завод 22 ел эчендә (1775 елдан соң) 50мең поттан артык бакыр эреткән.

1773 елда Кукмара заводы Е. Пугачев гаскәрен сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Шуның өчен хөкүмәт бу заводны яптырган.

XIX башларында руда гына чыгарылган, ләкин 1812 елда бакыр эретү яңадан, илгә металл кирәк булу сәбәпле, башланган. 327 крепостной эшче һәм 118 ялланган эшче белән бу предприятие 1400 поттан артык бакыр биргән. Ул 1851 елда янып китү сәбәпле яшәүдән туктый.

Заводта эшләнгән эшчеләр тимер эшенең мастерлары булганнар. Завод ябылгач эшчеләр авылга ялланып киткәннәр, тимерчелек белән шөгыльләнгәннәр.

Кукмара ягы башка һөнәр осталарына да бай була. Берәүләр бакыр самовар, савыт-саба арба, чана җитештерү белән, ә башкалар бау ишү, кием тегү, киез итек басу белән шөгыльләнгәннәр. Крепостное право бирелгәннән сон ялланып киткән крестьяннар яңадан Кукмарага кайтканнар. Кукмарада эшче көче тупланган. Итек басу эше башлап җибәрелгән.

Итек фабрикасы барлыкка килү

Авылда җирсез крестьяннар яшәгән. Гомумән, авылларда сәүдәгәрләр яшәгән һәм берничә татар – Ахметов Мөбәрәкша, Яппаров Абдулла һәм Фәхретдинов Дәүләтшалар сату иткәннәр. Аларның кибетләре булган. Ахметов һәм Фәхретдиновның Кукмарада йортлары булган. XIX урталарында сәүдәгәрләр Вавилов, бертуган Родыгиннар, Комаров итек фабрикалары ачып җибәргәннәр. Беренче итек фабрикасы Вавиловныкы була. Вавилов үлгәч аның хатыны йортны Родыгиннарга сата. Шушы ук урамда подрядчик Федор Давыдович Изиргин йортында да итек һәм ката басканнар. Икенче итек фабрикасы Николай һәм Сергей Васильевич Комаровлар фабрикасы була. Бу фабриканы Николайның әтисе башлап җибәрә. Әтиләре башта бияләйләр тектерә, бау иштерә һәм аларны Янил базарына алып барып сату белән шөгыльләнә. Соңрак Николай һәм Сергей хәзерге итек фабрикасын салдыралар. Иң элек октябрь урамындагы беренче йорт салына, аннан соң Комаров Николай торган йорт, ә соңрак хәзерге фабрика урынына бина салына. Анда итек баса башлыйлар. Эшчеләр күп булу сәбәпле итекне йортларга таратып эшләткәннәр. Болай эшләгәндә итек басуда бөтен семья катнашкан. Көнгә 3-4 пар итек эшләгәннәр. Бөтен эш Николай кулында булган. Аның туганы Сергей фабрика эшләре белән кызыксынмаган, ауга йөрү белән шөгыльләнгән. Комаров Николай комерческий директор булган.

Бертуган Комаровларга 1889 нчы елда Париж бөтендөнья күргәзмәсендә катнашкан өчен дәрәҗәле бәя биргән. Итек эше белән бертуган Родыгиннар да шөгыльләнгәннәр. Аларның Рудник авылында фабрикасы булган, хәзерге Ленин урамы 3нче йорт. Родыгиннар йорты тегү фабрикасының алгы бинасы төп зданиесе аларныкы булган.

Фабрикада төп кара итек басылган, соңрак бераз чуарлау, чигүләр кертелгән һәм чигү эшләрен авыл апалары башкарган. Фабрикада эш авыр, техника булмаган. Эшчеләр бер караңгыдан икенчесенә кадәр көне буе эшләгәннәр. Яшәү урыннары булмау сәбәпле авылдан килгән эшчеләр эш урынында тукланырга һәм йон өстендә йокларга мәҗбүр булалар. Эшчеләрнең эш хаклары түбән була һәм 1905 елда акчаны арттыру өчен забастовка ясала. Забастовка нәтиҗәсендә 5 тиенгә хезмәт хакы арттырыла, ләкин ул озакка бармый, 1907 елда кире 2 тиенгә киметелә.

Кукмараның кустарчылык үзәгенә әйләнүе

Кукмарада кустарчылык эше киң тарала. Иске военкомат йортының хуҗасы Володин Василий Николаевич мастерскоенда самовар, поднос, кәстрүл, койган комган ясау, аркан ишү белән шөгыльләнәләр. Аның кибете булган (хәзерге сүтелгән поссовет янында). Анда барлык товарларны сатканнар.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Кукмара аша тимер юл салына. Кукмара сәүдә үзәге булып китә. Анда базар барлыкка килә. Кукмарада бу чорда 7 урам була.

Патша Россиясе чорында шәһәрләр үрнәгендә Кукмараның иң биек урынына чиркәү салынган. Дин укыту мәктәптә алып барылган. Мәктәп 1893 елда салына. Ул халык мәгарифе министрлыгы карамагында була. Беренче ике класслы мәктәп булып анда 5 ел укыганнар. Беренче укытучылар: Тихонов Яков Иванович, Холкин Степан Иванович, Юнусов В.Ф. булалар.

1916 елда ике класслы мәктәп 3 ел уку белән алмаштырыла. Бу хәзерге Майская урамында элекке клуб бинасында була. 1916-1918 еллардагы укытучылар Тихонов Я. И., Черногубова А.Н., Сергеева О.М. Шул ук 1916 елда югары башлангыч мәктәбе ачыла, җитәкчесе Устинов Н.И. була.

1912-1913 елларда һөнәр мәктәбе Вавилов йортында ачыла. Анда тимерче эшенә өйрәтәләр.

Бөек Октябрь революциясе елларында Кукмарадагы үзгәрешләр

Патшаның төшерелүен Кукмарада революция елларында капиталистлар һәм интеллекция генә белгән. Якшәмбе көнне фронттан солдат Федор Чулкин кайткан була. Икенче көнне базарда ул бу хакта сөйләгән. Шуннан соң зур халык төркеме җыйналып Родыгин йортына киткәннәр. Бу вакыт полиция начальнигы фабрика конторасында урнашкан була. Халык аның чыгуын таләп иткәч, ул чыгып патшаныкы дип, ялган тилиграм укыган. Кемдер аңа дуга белән бәрү сәбәпле ул аңсыз егылган. Шул вакытта халык кибетләрне талаган.

Бераз вакыттан соң Мамадыштан комиссия килеп авыл старостасы урынына авыл комиссоры исеме белән Голов Михаил Степановичны сайлаган. Кибетләрне туздырганнан соң, калган хуҗалар кибетләрен ачмаганнар, әйберләрен яшереп өйләренә ташып, яшереп сатканнар.

Октябрь революциясе Кукмарага икенче көнне үк ишетелгән, ләкин эшче-крестьян советы башта оешмаган. Бераздан Мамадыштан комиссия килеп 7 кешедән торган ярлылар комитеты оештырган. Председателе Богомолов Иван Никитович була. Фабрикаларда эшче комитеты сайлана.

1918 ел башында контрреволюционерлар яңадан үзләрен хуҗа итәргә теләп, урында таркаулык китереп чыгаралар. Бу вакытта ВЧК оештырыла. Председателе итеп Кузнецов билгеләнелә. Бу комиссия элеккеге кунакларны, кибет хуҗаларын кулга ала башлый. Бертуган Николай һәм Сергей Комаровлар фабрикаларын ташлап качалар.Шулай ук Родыгин да эшен ташлый. Аның малае Александрны эшчеләр яклап калалар. Николай опись төзеп фабриканы эшчеләргә тапшырырга мәҗбүр була. Комаров Николай йон эше мастеры булып казанга трестка соңыннан эшкә алына. Итек фабрикалары берләшә һәм төп Комаровлар фабрикасы кала.

1919 елда Колчак Нократ елгасына килеп җитә. Компартия бөтен Совет халкын Колчакны тар-мар итү өчен көрәшкә өнди. Колчакны тар-мар итү өчен партия чакыруы буенча 10 кеше сугышка китә.

Кукмара районының революциядән соңгы үсеш чоры

Кукмара ягы халкы Бөек Октябрь революциясен алкышлап каршылый. Хакимият хезмәт ияләренең үз кулына күчә. Кукмарада ярлылар комитеты оештырыла. Аның рәисе итеп агач остасы Иван Богомолов сайлана. 1918 елның октябрендә РКП(б) һәм РКСМ ячейкалары төзелә. 1922 елдан Кукмара авылы эшчеләр бистәсе итеп үзгәртелә. Совет хакимияте беренче елларында Кукмарада промышленность авыр шартларда үсә. Чимал белән тәэмин итү кыен була.

Кукмарада авыл советы 1920 елда төзелә. Шушы елларда комсомол ячәйкәсе төзелеп килә. Ячейканың беренче секретаре Постников Константин булган. Комсомол ячәйкәсе Родыгин фабрикасы бинасында урнаша.

1919 елларда ук авыл активистларыннан рус театр коллективы оеша. Ул вакытта “Народный дом” дип атаганнар. Театрның беренче режиссеры Неустова Олmга Михайловна була. Коллективны оештыруда комсомоллардан Савиных Александр Павлович зур эш башкара. коллектив Л.Н.Толстойның “Власть тьмы” А.Островскийның “Без вины виноватые” әсәрләрен сәхнәләштерә. Кукмара авыл советы 1922 елда эшчеләр поселогы дип үзгәртелгәч председателе Мотнин Мөнид, ә секретаре Голов Виктор Михайлович куела.

Район үзәгенең алдынгы күпкырлы промышленность төбәгенә әйләнүе

1924-1927 елларда поселокта әртилләр төзелә: “Ярыш”, “ТРШ”, “Итекче”, Кирпичный завод. Шушы елларда итек фабрикасы үзгәртеп корыла башлый.