Бөре епархиясе (, ) — Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Башкортстан Республикасының Баймак, Белорет, Бөре, Учалы шәһәрләре; Әбҗәлил, Архангел, Баймак, Белорет, Бөре, Бөрҗән, Зилаер, Иглин, Караидел, Мишкә, Нуриман, Учалы, Хәйбулла районнары административ чикләрендәге чиркәү-административ берәмлеге (епархиясе). Башкортстан митрополиясе составына керәСвященный Синод образовал Бирскую епархию в Башкортостане | Православие и мир.
Тарих 1922 елның ноябрендә епископ Андрей (Ухтомский), митрополит Агафангелның (Преображенский) 1922 елның 18 июнендә килгән күрсәтмәсенә таянып, Уфа епархиясенең вакытлы автономиясен игълан итә һәм аның аерым бүлгеләре белән мөстәкыйль идарә итү өчен кайбер викарий епископларына хиротония уздыра, шул исәптән Бөре епискобы итеп билгеләнгән Трофим (Якобчукка). Әлеге хиротония соңрак Мәскәү патриархы тарафыннан таныла.
1932 елдан соң кафедраны җитәкләүче булмый. Бөре епискобы титулын митрополит белән элемтәдә тормаучы епископ Вениамин (Троицкий) да йөрткән.
Уфа епархиясенең Бөре викарийлыгы Изге Синодның 2011 елның 27 июле карары белән торгызылаИзбраны викарные архиереи Тверской, Уфимской и Воронежской епархий. 2012 елның 16 мартыннан соң епархия җитәкчесе билгеләнми.
2017 елның 29 июлендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары буенча Уфа, Нефтекама һәм Салават епархияләреннән аерып чыгарып, мөстәкыйль епархия итеп ясау һәм Башкортстан митрополиясенә кушу юлы белән ясалганЖУРНАЛЫ заседания Священного Синода от 29 июля 2017 года / Официальные документы / Патриархия.ru.
Әрхәрәйләр Уфа епархиясенең Бөре викарийлыгы Трофим (Якобчук) (17 ноябрь 1922 — 11 август 1923) Серафим (Трофимов) (1 июнь 1926 — декабрь 1928) Николай (Субботин) (27 сентябрь 2011 — 16 март 2012)
Бөре епархиясе Никон (Васюков) (29 июль — 21 август 2017) () Илия (Казанцев) (21 август 2017 — 5 июль 2018) Никон (Васюков) (9 июль — 2 декабрь 2018) (т. и.) Спиридон (Морозов) (2018 елның 2 декабреннән)
Благочиниеләр Архангел — благочинный протоиерей Евгений Коробков Белорет — иерей Василий Шакин Бөре — протоиерей Сергий Рыжаков Иглин — иерей Константин Зырянов Сибай — протоиерей Димитрий Шилкин Учалы — иерей Александр Гаврик Бирская епархия
Епархия секретаре — протоиерей Сергий Рыжаков.
Сылтамалар Бирская епархия на сайте patriarchia.ru
Искәрмәләр
Төркем:Рус православие чиркәве епархияләре Төркем:Бөре епархиясе