Вакыйгалар 22 февраль — Мисыр һәм Сүрия президентлары ике илнең Берләшкән Гарәб Җөмһүриятенә берләшүе турында акт имзалыйлар. 19 март — Страсбургта беренче Европарламент утырышы ачыла. 2 апрель — Уичита Фоллста (Техас) көчле торнадо теркәлгән, тизлеге 450 км/сәгатькә. 21 май — КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумы «Татар гомумбелем мәктәпләрендә эшнең торышы һәм яхшырту чаралары турында» карарын чыгара. 29 июнь — Бразилия такымы беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионатында җиңде. 16 июль — Юдино Яшел Үзән районы дип үзгәртелә. 20 август — "Шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче гражданнарга шәхси милек итеп терлек тотуны тыю турындагы" КПСС ҮКның карары чыга.

Туулар

10 гыйнвар — Флүр Баһаутдинов, юрист, язучы. 21 гыйнвар — Фирзәр Мортазин, музыкант, композитор, популяр җырлар авторы. 1 февраль — Тәүфикъ Кәримов, язучы, Казакъстан халыклары Ассамблеясе Рәисе урынбасары, «Казакъстанда татар һәм башкорт конгрессы» Республика иҗтимагый идарәсе рәисе. 1 февраль — Рөстәм Фәткуллин, «Болакта» Яшьләр театры баш режиссеры. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 24 февраль — Силвия Пфайфер, Бразилия кино һәм театр актрисасы, топ-модель. 2 март — Андрей Поминов, министр урынбасары. 21 март — Гэри Олдмен, инглиз киноактёры. 3 апрель — Алек Болдуин (), Америка актёры. 10 апрель — Азат Хөсәенов (Азат Тимершәех), җырчы, ТР халык артисты. 2 май — Әнвәр Либабов, кино һәм пантомима театры артисты. 7 май — Боляень Сыресь, эрзә халкының инязоры, шагыйрь һәм тәрҗемәче, Азат Идел-Урал хәрәкәте вәкиле. 14 май — Риф Гайнанов, грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы, Русиянең атказанган тренеры. 30 май — Елена Майорова, кино һәм театр актрисасы, РСФСР атказанган артисты. 2 июль — Рафис Кашапов, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлекчәсенең рәисе, 2014-2017 елларда — сәяси тоткын. 7 июль — Айдар Юзиев, фәлсәфәче-галим, фән докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе. 29 август — Майкл Джексон, җырчы, композитор. 31 август — Искәндәр Гыйләҗев, татар халкы тарихы белгече, галим, педагог. 7 сентябрь — Рәфига Усманова, шагыйрә һәм журналист. 8 сентябрь — Азат Хәлимов, баянчы, ТР атказанган артисты (1999). 10 сентябрь — Крис Коламбус, АКШ кинорежиссеры. 14 сентябрь — Рамил Исламов, әдәбият белгече. 7 октябрь — Зифа Кадыйрова, татар язучысы. 29 октябрь — Дэйвид Ремник, АКШ журналисты, язучы. 9 ноябрь — Хәмит Камалов, РФ генерал-лейтенанты. 15 ноябрь — Шәһит Заһретдинов, мәшһүр совет спортчысы, велосипедчы, шоссе велоузышлары буенча ССРБ чемпионы. 19 ноябрь — Хәбир Ибраһим, язучы-драматург. 22 ноябрь — Кадрия Идрисова, БТК каршындагы «Ак калфак» оешмасы рәисе (2014 елдан). 30 ноябрь — Фәрит Бәшир, татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 2 декабрь — Наил Шәймәрдәнов, Башкортстанда яшәүче автор-башкаручы.

Вафатлар

8 февраль — Иван Кочнев, Советлар Берлеге Каһарманы. 28 июль — Габдулла Фәйзи (Габдулла Сатыев), педагог, дәреслекләр авторы. 22 август — Роже Мартен Дю Гар, француз язучысы, Нобель бүләге лауреаты.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Фәрит Яруллин, татар композиторыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category&sectionid=29&id=71&Itemid=81. Нәҗип Җиһанов, татар композиторы. Әхмәт Фәйзи, татар язучысы. Ширияздан Сарымсаков, режиссер. Әнәс Тумашев, татар рәссамы. Хәлил Әбҗәлилов, татар артисты. Фатих Колбарисов, артист. Асия Хәйруллина, артистка. Лотфулла Фәттахов, рәссам. Харис Якупов, рәссам. Нияз Даутов, режиссер.

Чыганаклар

Төркем:1958 ел Төркем:Еллар