Бу терминның башка аңламнары да бар, Мичиган (мәгънәләр) битен карагыз.
Мичига́н (ингл. Michigan [ˈmɪʃɨɡən]) – АКШ төньягында урнашкан штат. Берлек составына кергән 26нчы штат. Башкаласы – Лэнсинг. Иң зур шәһәр – Детройт; башка зур шәһәрләр – Грэнд-Рэпидс, Уоррен, Флинт, Стерлинг-Хайтс, Энн Арбор.
Халык саны – 9,94 млн кеше (АКШда 8нче урын; 2000 ел күрсәткече). Рәсми атамалар – The Great Lakes State (Бөек күлләр штаты); The Wolverine State ( штаты); The Automotive State (автомобилләр штаты);
Мичиган мәйданы 250,7 мең км² (АКШда 11нче урын), шул мәйданнын 41,3 % – су. Төньякта һәм көнчыгышта Канада белән, көньякта Огайо һәм Индиана штатлары белән, көнбатышта Висконсин штаты белән, төньякта су аркылы Иллинойс һәм Миннесота штатлары белән чиктәш.
78 штат паркы, 19 рекреация даирәсе һәм дәүләт урманы белән Мичиганның теләсә-нинди штаттан да күбрәк парк һәм дәүләт урманы системасы бар.
Сылтамалар Рәсми сайт Туризм сайты
*