Вакыйгалар 28 март — Америка галимнәре уран — плутоний-239-ның яңа изотопын ачу турында игълан иттеләр. 9 апрель — Нацист Алмания Норвегия һәм Даниягә гаскәрләрен кертә. 10 апрель — Исландия Даниядән аерылып чыкты. 17 июнь — Латвия һәм Эстониягә совет гаскәрләре кертелгән. 22 июнь — Икенче бөтендөнья сугышында Франция капитуляциясе. 6 август — Эстония ССРБ составына керә. 27 август — «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше буенча бер төркем татарлар хөкем ителә. 7 сентябрь — 50 төн дәвам иткән Лондон бомбардировкасы башлана. 13 сентябрь — Икенче дөнья сугышы: Итальян гаскәрләре Мисырга керәләр. 18 декабрь — Алмания диктаторы Адольф Гитлер ССРБ-га бәреп керү турындагы «Барбаросса планын» раслый.
Туулар
1 февраль — Рафаэль Билялов, татар композиторы. 3 февраль — Тәүфикъ Камалиев, шагыйрь, әдәби хезмәткәр. 8 февраль — Мәхмүт Газизов, татар шагыйре. 11 февраль — Пётр Прихожан (1940—2010), шагыйрь. 22 февраль — Әзһәр Шакиров, татар артисты. 25 февраль — Рим Һидиятуллин, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар шагыйре. 16 март — Җәгъфәр Пончаев, Ленинград мәчете имамы. 1 май — Мансур Шиһапов, татар шагыйре. 19 май — Хәлимә Искәндәрова, Камал театры артисты. 5 апрель — Гайнан Мөхәммәтҗанов, журналист. 27 апрель — Хәлим Җәлалов, артист. 23 июнь — Исмәгыйль Шәрифҗанов, тарихчы, профессор. 6 июль — Нурсолтан Назарбаев, беренче Казакстан президенты. 4 август — Энгель Таһиров, татар галиме, тарих фәннәре докторы. 6 сентябрь — Зөфәр Фәтхетдинов, татар язучысы, хокук белгече, профессор, хокук фәннәре докторы. 8 октябрь — Наил Сәхибуллин, татар галиме, астрофизик. 9 октябрь — Джон Леннон (John Winston Ono Lennon), АКШ җырчысы. 12 октябрь — Галина Стаханова, киноактриса. 21 октябрь — Пеле, Бразилия футболчысы. 18 ноябрь — Наилә Гәрәева, татар артисткасы.
Вафатлар
27 гыйнвар — Шәйгардан Шәймәрдәнов, ТАССР дәүләт эшлеклесе. 28 гыйнвар — Мирсәет Солтангалиев, атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 10 март — Михаил Булгаков, рус язучысы һәм драматургы. 17 июнь — Артур Гарден, инглиз биохимигы. 21 август — Лев Троцкий, Россия сәясәт эшлеклесе. 17 ноябрь — Хуҗа Бәдигый, тел галиме, фольклорчы.
Төркем:1940 ел Төркем:Еллар