thumb|250px|Ту-334 thumb|250px|Sukhoi Superjet 100 Ту-334 — 1990 елларының азагында ОКБ Туполев тарафыннан эшләнгән якынмагистраль пассажир очкычы. Ту-334 иске Ту-134, Ту-154Б һәм Як-42 очкычларын алмаштырырга тиеш иде.
Ту-334 2003 елдан Казанда КАПО заводында җитештерелде, ләкин Ту-334 проекты Погосян җитәкчесендәге ОАК ясый торган Superjet-100 очкычының конкуренты булганга күрә, тегеләре аңа махсус аяк чалалар, дигән фикер йөри.Михаил Погосян: «Не надо говорить, что „Сухой“ закрыл программу Ту-334. Я ничего не закрывал!» Әлегә (2013 ел) 5 данә Ту-334 ясалды.
Ту-334 очкычында берничә мөһим өстенлек Superjet-100 очкычы алдында бар: Бәясе: Ту-334 — 18-22 млн. доллар тора; Superjet-100 — 38-40 млн. доллар тора. Двигатель: Ту-334 очкычында двигательләр койрыкта югарыда урнашкан, Superjet-100 очкычының канатларында 40 см. җир өстеннән урнашкан, шуңа күрә күбесе Россия һава аланында Superjet-100 кулланып булмый. Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора. Superjet-100 очкычы 10-15%ка Россия җиһазларыннан гына тора. Россия Төньяк салкын өлкәләрендә Superjet-100 куллануы шик астында була, чөнки чит ил җиһазы шул каты хәлдә ватыла ала. Ту-334 эшенең температура киңлеге -50 С +50 С диярлек була. Сухой авиаширкәте хәрби очкычлары гына җитештерә иде, граждан очкычы җитештерүе тәҗрибәсе бөтенләй юк. Туполев Бюросы — танылган, аталган һәм тикшерелгән граждан очкычының җитештерүче. Superjet-100 очкычында бер өстенлек генщ Ту-334 очкычы алдында бар: Superjet-100 экипажында 2 кеше, Ту-334 экипажында 3 кеше.
2003 елның 30 декабрендә Ту-334-100 очкычы СТ231-Ту-334-100 сертификаты алды.
Ту-334 фюзеляжы Ту-204 аркылы кисеме кебек, Ту-334 һәм Ту-204 60%ка унификациянгән. Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора.
Очу-техникалык бәяләмәләре thumb|400px|Ту-334
Бәяләмә Ту-334-100 Беренче очыш 8 февраль, 1999 Файдалану башы 2003 Канат киңлеге 29.8 м Озынлыгы 31.3 м Фюзеляж киңлеге 3,8 м Койрык биеклеге 9.4 м Канат мәйданы 83.2 м² Иң зур сәүдә йөкләнеше 12 000 кг Иң зур ягулык салуы 10 100 кг Иң зур очып китү авырлыгы 47 900 кг Пассажир сыйдырышлыгы 102 Салон киңлеге 3.57 м Салон биеклеге 2,11 м Экипаж 3 Крейсер тизлеге 820 км/ч Иң зур тизлек 850 км/ч Хезмәт түшәме 11 000 м Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы3 150 км Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы 2 040 км Двигательләр Д-436Т1, 2 x 7500 кгс Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы (Иң зур сәүдә йөкләнеше) 1 700 кг/сәг чагыштырма ягулыкның тотылуы: 23.4 г/пасс.-км Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы 1820 м
Тасвирлама thumb|right|300px|Ту-334 Кабинасы Ту-334 — Т-гәүдәле каурыйлы (иске Ту-134 кебек), койрыкта урнаштырган ике двигательле очкычы. Ту-334 һәм Ту-204 60%ка унификациянгән. Ту-334 очкычы 97%та Россия җиһазларыннан тора.
Шулай ук карагыз
Airbus A380 Ил-62 Ту-204
Искәрмәләр
Әдәбият
Кощеев А. Б., Платонов А. А., Храбров А. В. Аэродинамика самолетов семейства Ту-204/214. Учебное пособие. — М: Полигон-Пресс, 2009. — 304 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-98734-019-6 ОАО «Туполев» Самолет Ту-204-100В. Руководство по летной эксплуатации. ОАО «Туполев» Самолет Ту-214. Руководство по летной эксплуатации. Черемухин Г. А., Гордон Е. И., Ригмант В. Г. «Туполев». Полет в будущее. — М: Полигон-Пресс, 2009. — Т. I. — 384 с. — 510 экз. — ISBN 978-5-98734-017-2 Ригмант В. Г., Черемухин Г. А., Гордон Е. И. «Туполев». Полет в будущее. — М: Полигон-Пресс, 2010. — Т. II. — 384 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-98734-018-9 Черемухин Г. А. Дальше. Выше. Быстрее: воспоминания о работе в авиапромышленности, о технике и ее создателях. — М: Проспект, 2011. — 448 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-392-02512-1 P. Duffy, A. Kandalov Tupolev. The man and his aircraft. — SAE International, 1996. — ISBN 1 56091-899-3
Тышкы сылтамалар ОАО «Туполев» — Ту-334 — официальный сайт Путин будет летать на российском самолете Ту-334 — GPSearch.org Л. Л. Селяков «Тернистый путь в никуда. Работа в ОКБ А. Н.ТУПОЛЕВА» Ту-334 на airliners.net Ту-334 стал казанским История авиационной промышленности России
Төркем:Россия очкычлары Төркем:Пассажир очкычлары