Чардым — Оз елгасы кушылдыгы. Елга атамасын татар теле белән бәйлиләр. Чаер+дым — сумалалы елга дигәнне аңлата. Елга буенда әле дә нарат урманнары күп. Биредә озак вакыт сумала һәм дегет куу урыны була. Пенза өлкәсе, Сарытау өлкәсе биләмәләрендә ага. Башы Кече Сердоба районында, тамагы Оз елгасының сул ярыннан 90 км ераклыкта, Лопатино районында урнашкан. Елга озынлыгы 60 км.

Су реестры мәгълүматы Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Югары Идел су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Сыры елгасы, инештән Сыры гидроузеленә чаклы. Кече елга бассейны — Сыры, елга бассейны — Иделның өске өлеше, Куйбышев сусаклагычына чаклы (Ука елгасын кертмичә).

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды — 08010500112110000035789 Һидрологик өйрәнү (ҺӨ) буенча коды — 110003578 Бассейн коды — 08.01.05.001 ҺӨ буенча — 10 ҺӨ буенча чыгарылышы — 0

Искәрмәләр

Сылтамалар РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты

Төркем:Пенза өлкәсе елгалары