200px|thumb|right Алексеевское — шәһәр тибындагы поселок, Татарстанның Алексеевск районының административ үзәге. Поселок Куйбышев сусаклагычының уң ярында Казаннан көньяк-көнчыгышка 108 км ераклыкта тимер юл станциясе янында урнашкан. Сала аша Р239 автотрассасы үтә. 2000-нче елларда сала тирәсендә су саклагычның Кама өлеше аша 11 километрлы күпер ачылды. Район үзәгендә — авыл хуҗалыгы машиналарын төзү (ААҖ «Алексеевская СХТ»), ГУП «Алексеевский молочно-консервный комбинат», кирпеч заводы, әсфәлт заводы, нәфис туку фабрикасы. Тарихы Алексеевское авылы XVII гасыр уртасында нигезләнә. Аның беренче хуҗасы майор А. И. Змиев була, үз утарын ул 1712 елда Пётр I көрәштәше Казан губернаторы һәм Әстерхан графы П. М. Апраксинга сата. Апраксин шулай ук тагын ике биләмә — Лебяжье һәм Сакон биләмәләрен нигезли. Бу чордан башлап авыл тарихы җирле рухани Василий Нечаев төзегән елъязмада языла. Елъязма безнең көннәргә кадәр сакланган. Революциягә хәтле аны Воскресенское дип тә атап йөреткәннәре мәгълүм. Яңа җирләрне яшәү өчен җайлаштыру максаты белән Апраксин монда крепостной крестьяннарны гына түгел, төрле качып киткәннәрне дә китерә. Моның сәбәпле XIX гасыр уртасына кадәрле Кама арты ягы үтеп баручылар өчен әйләнә-тирәдә тыныч булмаган һәм куркыныч җир итеп санала. Авыллар кулдан кулга еш күчә: баяр Апраксиннан — урал чугун кою заводлары хуҗасы промышленник А. Н. Демидовка, аннан — Екатерина II иркәсе эре җир биләүче сенатор А. И. Сахаровка. Алексеевск бистәсе Чулман елгасының сул ягына Казан – Ырынбур трассасына урнашкан. Шәһәр тибындагы бистә исемен 1965нче елда ала. Кайчандыр, Алексеевскига Кама елгасы аркылы борам белән кичкәч кенә эләгеп була иде. Елга аркылы күпер салынгач, хәлләр яхшы якка үзгәрде. Чөнки күпердән чыгуга, туп-туры Алексеевск бистәсенә килеп керәсең.
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 11613 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 72.04%, татарлар — 22.73%, башка халыклар — 4.24%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.99%.
Кеше саны 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 5 520 6 012 6 776 8 146 9 720 11 224 Милли состав (2002): татарлар – 23,8%, руслар – 69,2%, мордва — 3,1%, чуашлар — 2,0%. Икътисады Сөт заводы Нәфис туку фабрикасы
Мәдәният Туган як музее Сугыш даны музее
Мәгариф Алексеевское бистәсендә аграр көллият, 3 урта мәктәп, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм эксурсияләр станциясе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017). Бистәдә туган танылган кешеләр
Риналь Мөхәммәтов — Россия кино һәм театр артисты. Серафим Исаев (1914-1989), Социалистик Хезмәт Каһарманы, 7-9 чакырылышлары ССРБ Югары Шурасы депутаты.
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1900-09-14 Михаил Павелкин гаскәрбашы 1955-05-15 1904-12-28 Аркадий Трусов актёр 1982-07-141982-07-23 1914-09-22 Серафим Исаев 1989-12-02 1917-11-07 Michail Alekseevitsj Sobakin Н. И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетыМДУның физика факультетыБеренче Мәскәү медицина университеты физик USSR Academy of Medical SciencesРоссия фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсеResearch Institute of Physiology and Fundamental Medicine of the Siberian Branch of the Russian Academy of Medical Sciences 1990-04-21 1953-12-10 Николай Емельянов И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты 1962-11-06 Надежда Кужельная Мәскәү авиация институтыPrydniprovska State Academy of Civil Engineering and Architecture космонавточучыинженерхәрби бортинженер 1989-08-21 Риналь Мөхәммәтов МСАТ мәктәп-студиясеШәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёр 2000-08-28 Alexey Abramov wrestler
Искәрмәләр
Чыганаклар Алексеевск районы турында сайт Бу мәкалә Википедиянең Алексеевское турындагы рус битеннән тәрҗемә ителде. Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Татарстан шәһәр тибындагы бистәләре Төркем:Алексеевское