Яңакош, яки Яңагыш — Башкортстанның Мишкә районында урнашкан татар авылы.
Тарихи мәгълүмат Яңагыш авылына Бөре өязенең Каршан волостенда, 1688 елның 10 мартында Акбирде Бикбулатов нигез сала. 1906 елда Яңагышта 2169 кеше яшәгән, 2 мәчет, 5 сәүдә ноктасы булган. Чәчүлекләр аз булганлыктан, күп гаиләләр 1922 елда Хәбибулла һәм Сәгъдәтулла Бикбулатовлар җитәкчелегендә яңа җиргә күчеп утырырга карар иткән. Бикбулатовлар, Заһитовлар, Мөкътәсип Җәмилевның гаиләләре Уфа кантонының Удельно-Дуваней волосте биләмәсендә Булат авылына нигез сала. Демография
Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1925-06-16 Хәернас Чыкаев кырдыручы 2012-07-27 Уфа
Гази Заһитов (1921—1953), 1945 елның 30 апрелендә совет сугышчыларыннан беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл байрак элгән яугир. Хәернас Чикаев (1925―2012), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
Төркем:Башкортстан авыллары