Байрас Ибраһимов, Байрас Надим улы Ибраһимов (, 1953 елның 19 феврале, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Тәтешле районы, Күрдем) — театр эшлеклесе, актёр, режиссёр, Төрле елларда Туймазы, «Нур» татар дәүләт драма театрларының баш режиссеры. 2021 елдан баш режиссёры. Башкортстанның (2003) һәм Татарстанның (2008) атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2012).

Тәрҗемәи хәл 1953 елның 19 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туа. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 1975―1979 елларда Уфа сәнгать институтының актерлык факультетында белем ала. Укытучысы — профессор Фәрдүнә Касыймова.

1979―1987 елларда — Салават дәүләт башкорт драма театры артисты. 1988―1989 елларда Мәскәүдә ГИТИС югары режиссерлар курсында (А. Гончаров курсы, РАТИ) белемен камилләштерә.

1989―1991 елларда — Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының, 1991―1995 елларда — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының, Сибай шәһәренең «Сулпан» балалар театрының, 1997―2003 елларда — Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының башкорт труппасының, 2007 елдан — Туймазы татар театрының баш режиссеры. 2019―2021 елларда — Уфа дәүләт «Нур» татар театры баш режиссеры Главный режиссер УГТТ «Нур» Байрас Надимович Ибрагимов. Нур театры сайты, 2021 елдан баш режиссёры Ибрагимов Байрас Надимович. Театр юного зрителя.

Ул рус һәм чит ил классикасы әсәрләре, хәзерге заман авторлары, башкорт һәм татар язучылары һәм драматурглары пьесалары буенча 100 дән артык спектакль куйган.

М. Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театрында куйган: «Алые паруса» ― Павел Морозовның «Ассоль» пьесасы буенча (2020) «Метель» ― Василий Сигарев пьесасы буенча (2021) «Айболит» ― К. Чуковский (2022) «Сеспель» (2022) «Кошкин дом» ― С. Маршак (2022) «Чăваш юмахĕсем» (Чуашия әкиятләре) ― Елен Нарби (2023) «Аван пулсан – арăма, усал пулсан – арçынна» (Кадриль) ― В. Гуркин (2023) «Бичурин. Яшьлек еллары» ― Н. Сидоров (2023)

2009 елда “Театр язы” фестивалендә, Зөлфәт Хәкимнең “Китәм инде, китәм” әсәрен сәхнәләштереп, Туймазы театры артистлары иң яхшы актерлар ансамбле буларак танылды.

2010 елда Хәзерге заман башкорт драматургиясе республика фестивалендә Флорид Бүләковның “Каћәрле мәхәббәт” мистик драмасы белән катнашып, Туймазы театры — Диплом, Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов — “Иң яхшы ир-ат роле”, режиссер Байрас Ибраћимов “Иң яхшы режиссер эше” номинацияләре белән билгеләнде.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

«Тамашачыга кеше язмышы кирәк»

Моны да карагыз

Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Туймазы театры Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:«Нур» театры Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Шәхесләр:Сибай театры Төркем:Шәхесләр:Сеспель исемендәге Чуаш театры