Аргаяш кантоны (, ) — Башкорт Совет Республикасы составына кергән кантоны.
Үзәге — Аргаяш авылы.
География Кантон Урал, ә аннан соң Чиләбе өлкәсе эчендә Башкорт АССР-ның анклавы булып торган. Ул хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш, Коншак һәм Сосновка (өлешчә) районнары территориясендә урнашкан.
Тарих Кантон 1917 елның 15 ноябрендә оеша. Кантон составына түбәндәге территорияләр керәләр: Ырынбур губернасының Троицк өязеннән — 1 вулыс; Ырынбур губернасының Чиләбе өязеннән — 5 вулыс; Пермь губернасының Шадрин өязеннән — 8 вулыс; Пермь губернасының Екатеринбург өязеннән — 4 вулыс.
1930 елда Башкорт АССР-да районнарга бүленешкә индерелә, Аргаяш кантоны урынында Аргаяш һәм Коншак районнары оештырылалар.
Халык Милли состав 1926 елның җанисәбе буенча:http://rb7.ru/node/96609 Милләт Кешеләр саны % башкортлар 40 984 40,64 руслар 31 897 31,63 мишәрләр 17 352 17,39 башкалар 10 438 10,35 Барлык 100 851 100,00
Шулай ук карагыз Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Аргаяш милли округы Уфа губернасы Ырынбур губернасы
Искәрмәләр
Төркем:Башкорт АССР кантоннары