Копейск — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең бишенче шәһәр, Чиләбенең иярчен шәһәре.
Халык саны — 137 604 кеше.
География Шәһәр Чиләбедән 20 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Копейск станциясе.
Климат
Тарих Копейск 1907 елда Тугайкүл станицасы урынында нигезләнә (беренче тапкыр 1810 елда телгә алына).http://www.kopeisk.ru/city/ Башта Челябинские Копи (Челябкопи) исемен йөрткән.
1928 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала; 1933 елда Копейск шәһәренә үзгәртеп корыла.
1937 елдан — өлкә буйсынудагы шәһәр.
2004 елда Копейск составына Бажово, Вахрушево, Железнодорожный, Октябрьский, Потанино һәм Старокамышинск бистәләр кертеләләр, шуның сәбәпле шәһәрнең халкы 1,5 тапкырга үсә.
Халык 1926http://www.mojgorod.ru/cheljab_obl/kopejsk/index.html 1931 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 ~9 000 ~24 900 ~44 600 160 713 155 799 145 905 79 048 73 342 137 604 Милли состав Милләт 2002 20102010 ел сан алу базасы руслар 87,0%85,8% татарлар 5,9%5,7% башкортлар 1,2%1,6% украиннар 3,0%2,0% алманнар 3,0%2,0%
Икътисад 1990-елларга кадәр икътисад нигезен күмер чыгару тәшкил иткән, хәзерге вакытта барлык шахталар ябылганнар.
Машиналар төзү заводы (тау-чыгару җиһазларны ясау), пластмасс заводы (артиллерия снарядларны, ракеталарны ясау), автомобилләр ремонтлау заводы, ремонтлау-механика заводы, радио һәм телевизион аппаратураны ремонтлау заводы.
Мебель фабрикасы, тегү фабрикасы.
Транспорт Копейскига Чиләбедән шәһәр автобуслары һәм машрут таксилары баралар.
1949 елда 1995 елга хәтле шәһәрдә трамвайлар хәркәте булган. 1949—1976 елларда Чиләбе белән трамвай элемтәce булган.
Танылган шәхесләр Мөхәррәм Галимов (1907–1990), авиация генерал-майоры. I класслы штурман, СССРның атказанган хәрби штурманы. Александр Градский — рус җырчысы, мультиинструменталист, җырлар авторы, шагыйрь, композитор. Вәсил Хөсәенов (1953―2024), геолог, техник фәннәр докторы.
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Чиләбе өлкәсе шәһәрләре