Һава аланы, яисә аэропорт— очкычлар, боралаклар һәм бүтән һава судноларының очып килүен һәм очып китүен тәэмин итү өчен төзелгән корылмалар комплексы. Һәр һава аланында бер яки берничә аэродром, аэровокзал бинасы (кайчакта берничә), йөк терминалы һәм бүтән җирле корылмалар, җиһазлар бар.
<p>Аэропорт аэродромында һава судноларын сакларга яки аларга кирәкле хезмәт күрсәтүне оештырырга мөмкин. Һава аланында ким дигәндә очкычның кузгалып очып китүе һәм җиргә төшеп утыруы өчен кулланылган махсус бер юл, боралак кабул итү пункты, яки очып китү һәм утыру өчен су өслеге, еш кына очышларны идарә итү манарасы, ангар һәм һава аланы терминалы биналары була.
Моны да карагыз Казан-КАПО һава аланы Казан-КВЗ һава аланы Казан-Коркачык һава аланы Казан-Вишнёвка һава аланы Бегишево Халыкара Аэропорты "Бөгелмә" аэропорты Болгар hава аланы Һава аланы
Төркем:Һава аланнары