Марсе́ль ( [Марсей], , , ) — Марсель шәһәре – Франциянең көньягында урнашкан, зурлыгы буенча икенче урында торган шәһәр. Урта диңгез буеның иң эре порты. Рона елгасының тамагы янында урнашкан, елга белән канал буенча тоташа.

Чама белән б.э. кадәр 600 елларда Фокея шәһәреннән килгән борынгы греклар тарафыннан нигезләнгән. Ул чакта «Массали́я» (Μασσαλία) дип атала грекчадан, Massilia яки Massalia латинча).

Икътисад Шәһәрдә халыкара аэропорт, эре сәүдә порт комплексы. Йөк әйләнеше елына 90 млн. т. тәшкил итә. Страсбур һәм Карлсруэ белән тәмамланган Европа нефтьүткәргече башлана. Нефть эшкәртү предприятиеләре, нефтехимия, кораб һәм очкычлар төзү сәнәгате предприятиеләре бар. 1977 елдан башлап Марсель метрополитены хезмәт күрсәтә. Ул 2 сызык һәм 24 станциядә торадыр.

Марсельлеләр үзләренең 1899 елда оешкан футбол командалары белән бик тә горурланалар. Хәтта 1993 елда, Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкәннәре өчен “Марсель” футбол клубына һәйкәл дә куйганнар.

Таш кыялардан торган утрауда урнашкан таныш Иф замогы А. Дюманың «Граф Монте-Кристо»романын укыганнар беләдер, Дантесны япкан әлеге таш йорт 1516-1518 елларда салынган. Халык

Кардәш шәһәрләр

Абиҗан, Кот-д'Ивуар Антверпен, Бельгия Копенһаген, Дания Дакар, Сенегал Генуя, Италия Глазго, Шотландия, Бөекбритания Һайфа, Исраил Һамбург, Алмания Кобе, Япония Марракеш, Марокко Әдис, Украина Пирей, Юнанстан Шаңхай, Кытай Ирәван, Әрмәнстан

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Проваңс-Әлп-Кот д'Азур шәһәрләре‎