Тиреофорлар (, ) — орнитишийлар тәртибенең астәртибе. Аңа скутеллозаврлар, сцелидозавридлар, стегозаврлар, анкилозаврлар һәм берничә аз тикшерелгән төркемнәр карыйлар. Тиреофорлар башка орнитишйлардан баш сөяге төзелеше һәм гәүдәләрендәге пластиналар рәтләре бар булуы белән аерыла. Тиреофорлар фаброзавридлардан барлыкка килгәннәр (пластиналар санамыйча, скутеллозаврның сыйфатларының күбесе аның фаброзавридларга кергәне турында әйтәләр: гади тешләр системасы, озын койрык һәм озын арткы аяклар).
Чыганаклар
Төркем:орнитишийлар