thumb|right|250px|Каты дискның эшләүе Каты диск саклагычы (HDD; шулай ук каты диск, яки каты саклагыч. Каты диск саклагычлары турында сүз барганда туры мөрәҗәгать саклау җиһазы , фиксацияләнгән диск, CKD дискы һәм Винчестер Диск Саклагычы (IBM 3340 атамасыннан) терминнары да кулланыла. DASD термины дисклардан тыш башка җиһазларга да карый) — санлы мәгълүматны, күбесенчә санак бирелгән мәгълүматларын саклау һәм кайтару өчен җиһаз. Ул магнит материал белән капланган бер яки күбрәк каты, тиз әйләнүче дисклардан (тәлинкәләрдән) һәм өслекләрдән бирелгән мәгълүматларны язу өчен һәм уку өчен җыелган магнит башларыннан тора.

Каты дисклар тотрыклы, ирекле мөрәҗәгать (), санлы, магнит, бирелгән мәгълүматлар саклау җиһазлары буларак классификацияләнә. IBM тарафыннан 1956 елда тәкъдим ителгән каты дискларның бәясе һәм физик үлчәмнәре еллар узу белән кимегән, ә сыйдырышлыгы һәм тизлеге шактый арткан.

1960-нчы еллар башыннан бирле гомуми максат санакларында бирелгән мәгълүматларны икенчел саклау өчен төп җиһазлар булып торганнар. Алар бу урынны аларның язу сыйдырышлыгы, бәясе, ышанычлыгы икенчел саклауга таләпләргә туры килгәнгә биләп торганнар.

Тарих обрамить|уңда|IBM 350 Каты дисклар бирелгән мәгълүмат саклагычлары буларак 1956 елда IBM-ның чын вакыт операция процессы санагы өчен тәкъдим ителгән һәм гомуми максатлы зур исәпләү электрон машиналары һәм минисанаклар өчен эшләнгән булган.

Беренче IBM саклагычы 350 RAMAC якынча ике суыткыч зурлыгында булган һәм 50 диск җыелмасында 5 миллион 6-битлы символлар саклаган (3,75 миллион 8-битлы байт эквиваленты).

1961 елда IBM 1311 модель диск саклагычын тәкъдим иткән, ул кер юу машинасы зурлыгында булган һәм алмаштырып була торган дисклар «җыелмасында» ике миллион символ саклаган. Кулланучылар өстәмә «җыелмалар» сатып алып, магнит тасмалар кебек кирәк булганча аларны алыштыра алганнар.

IBM һәм башка ширкәтләрдән алыштырып була торган саклагычлар җыелмаларның соңрак модельләре күпчелек санак җиһазландыруларда норма булган һәм 1980-нче еллар башына сыйдырышлык дәрәҗәләренә җиткән.

1973 елда IBM код атамасы «Винчестер» булган яңа тип каты диск тәкъдим иткән. Аның төп аермалы үзенчәлеге булып саклагычның туклануын өзгәндә диск башларның диск тәлинкәләре җыелмаларыннан тулысынча алынмавында тора. Моның урынына уку-язу башларына әйләнеп торган диск өслегенең махсус өлкәсенә «урнашырга» рөхсәт бирелгән, соңрак диск токка кушылгач, алар янә «очып киткән». Бу баш актуатор механизм бәясен бик төшергән, әмма ул вакыттагы диск җыелмалары кебек сакалагычтан дискларны алуга комачау булып торган. Моның урынына «Винчестер технологиясе» саклагычларының беренче модельләрендә алыштырып була торган диск модуле булган, анда диск җыелмасы һәм башлар җыелмасы да булган, ә актуатор хәрәкәтләндергече (двигатель) алыштырганда саклагычта кала.

Соңрак «Винчестер» саклагычларында алмаштырыла торган медиа концепциясеннән баш тартканнар һәм алыштырылмый торган тәлинкәләргә кайтканнар. Беренче алыштырыла торган җыелма саклагычларында кебек үк, беренче «Винчестер» саклагычларында диаметрлы тәлинкәләр кулланылган. Берничә елдан соң, конструкторлар физик үлчәмнәре кечкенәрәк булган тәлинкәләрнең отышлы яклары күбрәк булыр дигән мөмкинчелекне тикшергәннәр. Алыштырылмый торган сигез дюйм тәлинкәле саклагычлар барлыкка килгән, ә аннан соң «биш һәм дүрттән бер дюйм» форм факторына сыя торган саклагычлар барлыкка килгән (монтажлау киңлеге биш һәм дүрттән бер дюйм бөгелүчән дискка эквивалент). Соңгылары беренче чиратта шул вакытта аякка басучы шәхси санак базары өчен ясалган.

1980-нче еллар башлангач, каты диск саклагычлары шәхси санакларда (PC) сирәк һәм бик кыйбат өстәмә җиһаз булган; шулай да 1980-нче еллар ахырына аларның бәясе шулкадәр кимегән, алар иң арзан шәхси санаклардан тыш бөтен санакларда стандарт булган. 1980-нче еллар башында күпчелек каты диск саклагычлары ахырдагы кулланучыларга өстәмә суб-система буларак сатылганнар, саклагыч эшләп чыгаручы исеме астында түгел, ә система интеграторлары тарафыннан, мәсәлән Корвус Диск Системасы кебек () яки система эшләп чыгаручы исеме астында, мәсәлән, Apple ProFile.

1983 елда IBM PC/XT-да эчке стандарт -лы каты диск саклагычы булган, эчке каты дисклар шәхси санакларга таралган. Тышкы каты диск саклагычлары Apple Macintosh-та озаграк вакытка популяр булып калган. Һәрбер 1986 һәм 1998 еллар арасында ясалган Mac-ның артында тышкы киңәйтүне җиңел итә торган SCSI порты булган; шулай ук, «тостер» Compact Mac-ларның җиңел мөрәҗәгать итәрлек каты диск бүлекләре булмаган (яки, Mac Plus белән кебек очракта бөтенләй бернинди каты диск бүлеге булмаган), шулай итеп, ул модельләрдә тышкы SCSI дисклары бердәнбер нигезле сайлау булган.

Өлкә тыгызлыгына бәйләнештә уйланып чыгаруларыннан башлап һәр дүрт ел саен икеләтә артучы каты диск саклагычлары күп юлларда үзгәргәннәр. Шул юлларның берсенә түбәндәгеләр керә: Каты диск сыйдырышлыгы һәм тагын да зуррак дәрәҗәләргә кадәр миллион мәртәбә артыграк дәрәҗәгә кадәр артуы. Каты диск саклагычының физик күләме 3-дан алып 3-га кадәр кимегән, бу мәртәбә кимү Авырлык тан алып га кадәр кимү, бу мәртәбә кимү. Бәя мегабайт өчен -дан алып 0,0001 $-га кадәр ( өчен ), бу мәртәбә кимү. Уртача мөрәҗәгать вакыты тан алып берничә миллисекундка кадәр кимегән, 40 мәртәбә камилләшү. Базар кушымталары 1950-нче еллар ахырында зур электрон хисаплау машиналарыннан санаклар һәм күңел ачу эчтәлеген саклау кебек кулланучы кулланылышларын кертеп күпчелек масса саклау кушымталарына кадәр киңәйгәннәр.

Технология thumb|Капкачы салдырылган каты диск Магнит язуы Каты диск саклагычы бирелгән мәгълүматларны дискта ферромагнетик материалның нечкә элпәсен магнитлаштырып яза. Магнетизациядә нәтиҗә үзгәрүләре бинар бирелгән мәгълүматларның битларын чагылдыра. Бирелгән мәгълүматлар дисктан магнетизациядә узуларны детектлап укыла. Кулланучы бирелгән мәгълүматлары язу кыры озынлыгын чикләү белән кодлау кебек кодлау схемасы кулланыла, бу бирелгән мәгълүматлар магнит узулар белән ничек чагылдырылганны билгели. Тарихта күп төрле язу кыры озынлыгын чикләү белән кодлар кулланган, мәсәлән, һәм хәзерге каты диск саклагычларында кулланылмый торган Ешлык модуляциясе (FM), Модификацияләнгән Ешлык Модуляциясе (MFM) һәм Төркем Кодлау Язуы (GCR).

Типик каты диск саклагычы бирелгән мәгълүматларны тота торган шулай ук тәлинкәләр дип аталучы яссы түгәрәк дискларны күчәрдән гыйбарәт (Саклау инженериясендә күчәр термины шулай ук бер яки чикләнгән сан керү-чыгу операцияләрен эшкәртә ала торган саклагычка карый, бу аны саклагычлар күплегенә карата планлаштыру операцияләрендә игътибар ноктасы итә. Тәлинкәләр магнит булмаган материалдан, гадәттә алюминий эретелмәсеннән, пыяла, яки керамикадан ясала һәм типик тирәнлеге 10- сай катлам магнит катлам белән капланган, тышкы углерод катламы саклау өчен. thumb|350px|Магнит киселеш һәм ешлык модуляциясе ярдәмендә кодланган бинар бирелгән мәгълүматлар thumb|350px|Каты диск саклагычы тәлинкәсендә ялгыз битларның язуы (Язу CMOS — Mag View кулланып күренерлек итеп ясалган).CMOS-MagView is an instrument that visualizes magnetic field structures and strengths. thumb|350px|Буй язуы (стандарт) һәм перпендикуляр язу диаграммасы Хәзерге каты диск саклагычларында тәлинкәләр энергия эффектив җайланмаларда тан алып югары җитештерүчәнлекле серверларда -га кадәр әйләнәләр. Чыганак халәте булган саклагычлар элек булган, әмма 2007 елның ноябрена Хитачидан иң акрын җайланма булган. Беренче каты диск саклагычлары тизлегендә әйләнгәннәр һәм күп еллар буена нормаль тизлек булган.

Мәгълүмат тәлинкәдән магнит өслеккә бик якын (еш уннарча нанометрлар чамасы) эшли торган уку-язу башы дип атала торган җайланмалар янында узганда укыла һәм языла. Уку-язу башы нәкъ менә шул мизгелдә аның астында булган материалның магнитлашуын детектлау һәм модификация өчен кулланыла. Хәзерге саклагычларда күчәрдәге һәрбер магнит тәлинкә өчен уртак тоткычка корылган бер баш бар. Актуатор тоткычы (яки мөрәҗәгать итү тоткычы) башларны һәрбер башка бөтен диярлек өслеккә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итеп арка буенча (якынча радиаль рәвештә) әйләнүче тәлинкәләр буйлап хәрәкәтләндерә. Бу тоткыч тавыш кәтүге актуаторы яки кайбер искерәк конструкцияләрдә адым хәрәкәтәләндергече ярдәмендә хәрәкәтләндерелә.

Һәрбер тәлинкәнең магнит өслеге концепция буенча күп кечкенә суб-микрометр-зурлыгындагы регионнарга бүленгән, алар магнит өлкәләр дип атала, (гәрчә алар төгәл физик мәгънәдә магнит өлкәләр түгел), аларның һәрберсе күбесенчә бер үк диярлек магнитлаштыруга ия. Магнит материалның поликристаллсызык табигате сәбәпле бу магнит өлкәләрнең һәрберсе берничә йөз магнит бөртекләрдән гыйбарәт. Магнит бөртекләренең типик зурлыгы 10 нм һәм һәрберсе бер чын магнит өлкә формалаштыра. Гомумән алганда һәрбер магнит өлкә магнит кыры генерирлый торган магнит диполь формалаштыра. Искерәк диск конструкцияләрендә өлкәләр горизонталь һәм диск өслегенә карата параллель урнашкан булганнар, әмма якынча 2005-енче елдан башлап, урнашу якынрак магнит өлкәсе урнашуы өчен перпендикулярга үзгәртелгән.

Ышанычлы бирелгән мәгълүматларны саклау өчен магнит өлкәләр бер-берсен куганда була торган язу материалы үзеннән демагнитизациягә каршы торуга мохтаҗ. Зәгыйфь магнитлаша торган материалга кирәгеннән артык язылган магнит өлкәләр вакыт узу белән бу көчләрне бетерә торган магнит момент ротациясенә бәйле рәвештә деградацияләчәк. Өлкәләр яны белән ярымпозициягә әйләнәләр, бу өлкәнең укылучанлык дәрәҗәсен зәгыйфьләндерә һәм магнит киеренкелекләрен башлый. Искерәк каты дискларда тимер (III) оксиды магнит материалы буларак кулланылган, әмма хәзерге дискларда кобальт нигезендәге эретелмә кулланыла.

Язу башы өлкәне көчле локаль магнит кырын генерирлап магнитлаштыра, ә уку башы өлкәләрнең магнитлаштыруын детектлый. Иң элеккеге каты диск саклагычларында өлкәне магнитлаштыру өчен дә һәм аннан соң электромагнит индукциясен кулланып аның магнит кырын уку өчен дә электромагнит кулланылган. Индуктив башларның соңрак чыккан юрамаларында буш арада металл () һәм нечкә элпә башлары булган. Бирелгән мәгълүматларның тыгызлыгы арту белән, кулланылышка магнит каршылыгы () уку башлары кергән; башның электр каршылыгы тәлинкәдән магнит кырының көченә карап үзгәргән. Соңрак үсештә спинтроника кулланылган; уку башларында магнит каршылыгы эффекты элеккеге типларга караганда күпкә көчлерәк булган һәм алып магнит каршылыгы () дип аталган. Хәзерге заман башларында уку һәм язу элементлары аерылган, әмма бер-берсенә бик якын, актуатор тоткычның баш өлешенә янәшә урнашкан. Уку элементлары гадәттә магнит каршылыклы, ә язу элементы гадәттә нечкә элпә индуктив.

Башлар тәлинкә өслеге белән контакттан һава белән тотыла, бу тәлинкәгә бик якын; бу һава тәлинкә тизлеге белән яки шул тизлеккә якын тизлек белән хәрәкәтләнә. Язу һәм уйнау башы шугыч дип аталган блокта монтажланган, ә тәлинкә янындагы өслек контакттан тидерүгә әз генә җиткермәслек итеп формада ясала. Бу һава тотуы тибын формалаштыра.

Хәзерге каты диск саклагычларында магнит өлкәләрнең кечкенә зурлыгы термаль эффектлар сәбәпле аларның магнит халәтен югалтуы куркынычын барлыкка китерә. Моңа каршы торыр өчен, магнитлы булмаган элемент рутенийдан 3 атом катлам белән аерылган һәм шулай итеп, бер-берсен көчәйтүче капма-каршы ориентациядә магнитлашкан ике катлам, тәлинкәләр ике параллель магнит катлам белән капланган. Зуррак тыгызлыкларны тәкъдим итә торган термаль эффектлардан арыну өчен 2005 елда кертелгән перпендикуляр язу тора һәм 2007 елга ул күп каты дискларда кулланылган.

Компонентлар thumb|left|350px|Күчәр моторының үзәгендәге тоткычны уратучы бакырсу төстәге статор кәтүкләрен күрсәтерлек итеп, дисклары һәм мотор корпусы алып куелган каты диск саклагычы. Тоткының ян ягы буйлап әфлисун төстәге тасма — нечкә басма монтажы кабеле, күчәр тоткычы үзәктә һәм актуатор өстә сул якта.