Таякчыклы тулы монохромазия 1. Нәселдәнлек төре аутосом-рецессивлы.
2. Билгеләре
• Күрү үткенлеге 6/60 тәшкил итә.
• Макула гадәти күренә ала, ләкин гипоплазия дә була ала.
• Тумыштагы нистагм һәм фотофобия
3. Фотопияле ЭРГ нормадан тайпыла, җемелдәүләрнең фузион ешлыгы кими.
4. ТК тулаем юк, барлык төсләр соры төс төсмере буларак күренә.
Таякчыклы тулы булмаган монохромазия 1. Нәселдәнлек төре аутосом-рецессивлы яки Х-хромосома белән бәйле.
2. Билгеләре
• КҮ 6/12-6/24.
• Макула, кагыйдә буларак, норма чигендә.
• Нистагм һәм фотофобия була ала.
3. ЭРГ. Фотопияле ЭРГ патологияле, скотопияле — нормаль
4. ТК. Төсле күрүнең кайбер төсмерләре була ала.
Колбачыклы монохромазия 1. Нәселдәнлек төре төгәл билгеле түгел.
2. Билгеләре
. КҮ 6/6—6/9.
• Макула норма чигендә.
• Нистагм һәм фотофобия юк.
3. ЭРГ нормада.
4. ТК тулысынча юк.
Чыганаклар Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары