thumb|left|270px Харби́н (哈爾濱|哈尔滨, Hā'ěrbīn) — Хейлоңҗаң чик буе Кытай провинциясенең административ үзәге. Кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан иң зур шәһәрләрнең берсе. Халкы алты миллион кешегә якын, шәһәр янындагыларны да исәпкә алсаң — ун миллион. Тарихи белешмә Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзегән вакытта нигез салынган Харбин шәһәре кайчандыр Россиянең Кытай территориясендәге бер өлеше була. ХХ йөз башларында Ерак Көнчыгышта сәүдә белән шөгыльләнгән татарларның үз эшләрен юлга куя алуларын ишеткән яшьләрнең кайберләре авылларын ташлап Ерак Көнчыгышка киләләр һәм шулай итеп, анда татар районнары барлыкка килә башлый. Манчжуриянең мәдәният һәм сәүдә үзәге булган Харбин шәһәрендә дә бер татар районы корыла һәм анда мәчет, мәктәп төзелә, әдәби түгәрәк тә корыла. Бу эшләрне оештыруда күп хезмәтләр куйган кеше Гыйнаятулла мелла булган. Татар мәхәлләсе елдан-ел үсә, көчәя барган, чөнки 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң килгән качаклар да шушында урнашып калырга тырышканнар. Шулай итеп, Харбин шәһәре илләреннән аерылган татарларның мәркәзенә әверелгән.
1949 елда бөтен Ерак Көнчыгыш һәм Харбин коммунистлар кулына күчә. Россиядән күчеп киткән мөһәҗирләрнең дә хәлләре начарлана, чөнки алар арасында кулга алулар, ә кулга алынганнарны Россия төрмәләренә озату башлана. Мөһаҗирләр моннан котылу юлын яки төрле илләргә качу юлларын эзли башлыйлар, чөнки һәр киләчәк көн аларга куркынычлар һәм малларын югалту белән яный иде. Административ бүленеш Харита#ИсемКытайчаГадиләштерелгән/ГадәтиПиньиньХалык саны(2010-11-01)Мәйдан (км²)Шәһәр районнары1Даоли районы/Dàolǐ Qū923,762479.22Нәнгаң районы/Nángǎng Qū1,343,857182.93Даувай районы/Dàowài Qū906,421618.64Чаңфаң районы/Xiāngfáng Qū916,408339.55Пиңфаң районы/Píngfáng Qū190,25398.06Суңбей районы/Sōngběi Qū236,848736.37Хулән районы/Hūlán Qū764,5342,185.98Ачың районы/Àchéng Qū596,8562,452.19Шуаңчың районы/Shuāngchéng Qū825,6343,112.0Шәһәр өязләре10Шаңҗи/Shàngzhì Shì585,3868,824.911Вучаң/Wǔcháng Shì881,2247,502.0Өязләр12Илан өязе/Yīlán Xiàn388,3194,616.013Фаңҗың өязе/Fāngzhèng Xiàn203,8532,968.614Бин өязе/Bīn Xiàn551,2713,844.715Баянь өязе/Bāyàn Xiàn590,5553,137.716Мулән өязе/Mùlán Xiàn277,6853,600.017Туңхы өязе/Tōnghé Xiàn210,6505,675.518Яньшу өязе/Yánshòu Xiàn242,4553,149.6
Икътисад Транспорт төене, аэропорт. Машиналар төзү, нефть һәм химия сәнәгатьләре өчен җиһазлар эшләп чыгару, көймәләр төзү, әсбаплар төзү, станоклар төзү, вагоннар төзү, шарлы җитештерү. Химия, фармацевтика, тукыма, күн, азык-төлек, агач эшкәртү, кәгазь сәнәгатьләре, төзелеш матиалларны җитештерү. Чыганак Әлеге язма 1970 елларда Төркиядә татар эшмәкәре Ә.Мәңгәр булышлыгы белән чыккан “Казан” журналында (1975 ел, 16 сан) басылган. Язманың авторы – профессор Сәгадәт Чагатай.
Төркем:Миллионлы шәһәрләр Төркем:Кытай шәһәрләре