Альпорт синдромы — IV типтагы коллагенның төрле формаларын кодлаган — нигез мембранасының төп компонентын, берничә төрле генда мутация белән бәйле бөер йомгакчыкларының нигез мембранасының сирәк патологиясе. Чир еш нейросенсорлы колакка катылык белән бөернең хроник җитешсезлеге белән сыйфатлана.
1. Нәселдәнлек төре Х-хромосома белән бәйләнгән доминантлы.
2. Билгеләре
• Гадәти күрү үткенлегендә перимакуляр өлкәдә аерым-аерым вак саргылт таплар (рәс. 18.19а).
• Эре таплар, аларның кайберсе күбесенчә перифериядә кушыла ала (рәс. 18.19б).
3. ЭРГ норма чигендә.
4. Күз ягыннан катнаш патология. Алгы лентиконус, кайвакыт — мөгезкатлауның арткы полиморфлы дистрофиясе.
5. Күрү өчен фараз уңайлы.
Искәрмәләр
Чыганаклар Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары