Бөгәрчә, бөгәрчәй, йомры чабак () — карплылар гаиләсендәге елга балыгы.
Зур булмаган елга балыгы. Төбе комлы яки агып яткан күлләрдә тереклек итә. Гәдәттә, су төбендә көтүе белән йөри. Кырчын ташлы, комлы ярларда, тал-тирәк куе үскән инешләрдә очрый. Үтә күренмәле таза суларны ярата.
Туклануы Бөгәрчә судагы зоопланктон, шулай ук суга төшкән чебен-черкиләр, ләмдәге кызыл корт белән туклана. Язын бүтән балыклар чәчкән уылдыклар белән авыз итүдән баш тартмый.
Үзе уылдыкларын март азагында, апрель башларында чәчә.
Әдәбият Ш. Нафиҡов. Һыу буйында балыҡсы. Өфө. Башҡортостан китап нәшриәте.
Сылтамалар Позвоночные животные России: елец Клуб рыбаков Беларусии Елец — рыба нахлыстовая
Төркем:Елга балыклары Төркем:Сазаннар Төркем:Балыклар