«Татарстан» радиосы – Казанда иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни темаларга тапшырулар белән чыгучы, татар һәм рус телләрендә хәбәрләр бирүче рәсми радио. Эфирга чыгу ешлыклары һәм вакыты
Эфирга чыгу ешлыклары – 252 кГц (1190 м) һәм УКВ 68.48 Мгц. Татарстанда шулай ук чыбыклы радио аша тапшырыла. Эфир вакытлары: 6 белән 8.00 арасында, 10 белән 11.00 арасында, 12.10 белән 14.00 арасында (дүшәмбедән кала). Шимбә һәм якшәмбе – 8дән 14.00 кадәр.
Көн саен кыска дулкыннарда «Татарстан дулкынында» тапшыруы чыга: 8.10да 15110 кГц, 10.10 - 9690 кГц, 12.10 – 15195 кГц.
Тарихи белешмә 1927 елның 7 ноябрендә эфир дулкыннарында “Казан сөйли!” дигән беренче татар мәкаме яңгырый. Концерт РВ-17 дигән станция ярдәмендә 545 м ешлыкта тапшырылган. Хәзерге Горький паркы янындагы вакытлычы җиһазланган кечкенә студиядә беренче татар концерты да яңгырый. Анда шул заманның күренекле артистлары Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов һәм Солтан Габәши катнаша. Беренче җитәкче һәм диктор – Шамил Усманов.
Вакыйгаларга үтә бай утызынчы елларында биредәге төрле редакцияләрдә җаваплы урыннарда Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Галимҗан Латыйп, Гамир Насрый, Хәсән Туфан, Мин Шабай кебек олпат шәхесләр эшләгән.
[Бөек Ватан сугышы елларында] информацион программалар арттырыла... Электән тәүлегенә 2 сәгать 30 минут эшләп килгән радио 1941 елның сентябреннән 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый. Элек иртәнге тапшырулар 6 сәгать 30 минутта эфирга чыкса, хәзер 5 сәгать 30 минутка күчерелә. Шул рәвешле, Верховнокомандующий приказлары һәм Совинформбюро белдерүләре Мәскәү тапшыруларыннан алда татар телендә бирелә.
1958 нче елда Татарстан радиосы инициативасы белән, автономияле республиканы берләштергән тарихи “Идел белән Урал арасында” тапшырулары эфирга чыга башлый.
[1960-1980 елларда] радио һәм телевидениенең материаль-техник базасы тагын да ныгый, Казанда һәм республиканың кайбер башка шәһәрләрендә З каналлы радио үзләштерелә, ультра-кыска дулкыннарда эш тотрыклы үсеш ала.
2004 елның 22 декабрендә федераль үзәкнең унитар ВГТР компаниясе Татарстандагы филиалын төзү турында карар чыгара. 2005 елның февралендә Минтимер Шәймиев Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясен юкка чыгару турында боерык имзалый. Шул вакыттан бирле ТР – ВГТРК филиалы. Шул ук вакытта булган милли тапшырулар Татарстан бюджеты исәбенә чыгарыла.
Чакыру сигналлары Татарстан радиосында Мәсгудә Шәмсетдинованың "Багышлау" әсәренең, "Пар ат" халык җырының, Александр Ключарёвның "Туган җирем – Татарстан" җырының өзекләре чакыру сигналы буларак кулланыла.
Тапшырулар Радионың тапшырулары: «Между Волгой и Уралом» (1958 елдан башлап) “Яңа көн” () “Татарстан дулкынында” (, 1990-елларда барлыкка килә) “Пар канатлар” () “Яшьлек аланы” () “Киләчәккә карап” “Көмеш кыңгырау” “Сердәшханә” “Табигать дуслары” “Язучылар – балаларга” () Тел күрке – сүз (1975 елдан башлап) Гөлбакча Доброе братство — лучшее богатство Депутатский канал () Музыкальные передачи () Литературные программы ()
Шәхесләр Җитәкчеләр 1927—????? — Шамил Усманов. ????—???? — .... ????- — ....
Танылган хезмәткәрләр
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1928 1931 Кәшифә Тумашева 1906-01-07 Нөнәгәр Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссеры Kashifa Tumasheva 1978-04-19 1946 1949 Әдип Мәликев 1921-08-16 Югары Чат Пермь татар-башкорт педагогия техникумыА. М. Горький исемендәге Әдәбият институты язучы Adib Malikov 2009-04-23 1948 1956 Айрат Арсланов 1928-04-10 Ахун Россия театр сәнгате университеты — ГИТИСШәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе актёркиноактердиктор 2010-04-23 Дамир Вагыйзов 1936-03-01 Татар Агайбашы Казан (Идел буе) федераль университетыТатар Сараланы журналист 2016 Гамир Гайфетдинов 1941-07-01 Бишсубаш Казан (Идел буе) федераль университеты журналист 1998-11-28 1970 2002 Эльвира Кудрецкая 1942 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты журналист Elvira Kudretskaya 2020-12-31 1989 Зиннур Хөснияр 1961-06-18 Бикнарат Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты язучымөхәррир 1994 1995 Алмаз Миргаязов 1977-05-24 Минзәлә шәһәре директор 2002 2004 Эльвира Әхмәтова 1978-05-09 Кырынды Казан федераль университетының Алабуга институты журналист
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарстан радиосы – үткәне һәм киләчәге “Татарстан” радиосына 80 ел «Татарстан» радиосы эфирын тыңлау
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча радиостанцияләр Төркем:Татар телендә эшләүче радиостанцияләр Төркем:Татарстан радиокомпанияләре Төркем:Рус телендә эшләүче радиостанцияләр