Дирбия (халыкта - сбруй) - атны җигеп, ягъни дирбияләр кигезеп, аның белән идарә итү өчен кулланылган җайланмалар җыелмасы. Атны дирбияләрдән арындыру процессы - туару була.
Атланып йөрү өчен дирбиянең төп элементы булып - ияр тора.
Җигү бер атлы, берничә атлы, дугалы һәм дугасыз була.
Дугалы җигү җайланмалары: чөелдерекле һәм чөелдерек бавлы камыт, аеллы ияр яки ыңгырчак бавлы ыңгырчак, аркалык, бавыргалык, дуга (җигү), шлея, авызлыклы, тезгенле йөгән дилбегә, тезген тезген боҗрасы
Бер атлы дугасыз җигү предметлары: мичәү бавы эләктерелүче ияр элмәге һәм камыт, каешлы гортлар (чөелдерек урынына) тәртә белән камытны тоташтыра.
Пар атлы җигү предметлары: камыт , күкрәк каешлары, мичәүләр, дилбегә, йөгән, авызлыклар.
Торыкча (ногавка) — атның очлыкларын җәрәхәтләрдән саклаучы аяк киеме.
Ияр япмасы — Атны салкыннан (кызудан), черкиләрдән саклаучы япма.
Аел — иярне, ыңгырчакны тоту каешы.
Авызлыксыз йөгән — авызлыгы булмаган йөгән.
Чумбур — авызлыксыз йөгәнле атны бәйләү бавы.
Хакамора — тимерсез йөгән.
Шпрунт — йөгән белән аелны тоташтыручы ярдәмче каеш.
Моны да карагыз Җигү
Төркем:Дирбия