Югары Әләзән (Аймбура, Әләзән, ) — Пенза өлкәсенең Городище районына керүче зур татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе
Авыл Колдаис елгасы ярында, район үзәге Городищедан 34 км ераклыкта урнашкан.
Атамасы
Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо — «түбән үзән каберлеген» аңлата. Үзән — Идел буе болгарлары белән бәйле атама, шул чордагы бортас шәһәрләрен берләштерүче юлны аңлаткан. Җирле татарча атамасы — Аймбура.
Тарихы
Югары Әләзәнне 1648 елда Темников татарларыОнлайн — энциклопедия Tatarica нигезләгән. 1795 елда 192 йортта 592 ир ат казна крестьяны гомер иткән. 1886 елдан ике мәчетле авыл була. 1911 елда йортлар саны 367-гә җитә, 2 мәчет, 2 мәдрәсә эшләгән. Инкыйлабка кадәр тагын 2 мәчет һәм бер мәдрсә ачыла. Халкы игенчелек, терлекчелек, вак сәүдә белән шөгыльәнгән.
Халкы
Милли составы (2010) татарлар — 94,8 %, башкалар — 4,9 %.
Авылда 2004 елда 819 йортта 3248 кеше яшәгән.
Социаль тармак
Авылда урта мәктәп, амбулатория, китапханә һәм 3 яңа, бер тарихи мәчет бар (XIX гасырда корылган).
Мәктәптә 2010/11 уку елында 378, 2012/13 уку елында — 354 бала укыган. Укыту рус телендә алып барыла, татар теле дәрес буларак кына керә. Башлангыч сыйныфларда уку-укыту бик авыр бара, чөнки балалар мәктәпкә бер сүз русча белмичә киләләр.Мәктәп турында тарихи белешмә.
Югары Әләзәндә «Туган як» хор коллективлары оештырыла. Ел саен Татар мәдәнияте көннәре, Сабан туе һәм башка милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә.
Искәрмәләр
Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Городище районы торак пунктлары (Пенза өлкәсе)