Валендур, Усть-Рахмановка () — Мордовиянең Краснослободск районына керүче татар авылы.
Усть-Рахмановка авылы күрше Атюрьево районында да бар, татарча исеме – Яңа Аллагол. Валендур авылын 16 гасырда темников татарлары нигезли. Авылда 1869 елда 168 йорт булган. 1894 ел 252 йортта 1751 кеше яшәгән, 3 мәчет, 3 мәктәп булган. 1931 елда 70 хуҗалык калган һәм 396 яшәүче. 1954 елга кадәр авыл советы идарәсе урнашкан. Әлеге вакытта 20 кеше теркәлгән, кешеләр яши торган йортлар саны - 2-3тән артмый.
Валендур атамасы мукшы телендә "урманга чөй булып кергән" дигәнне анлата. Урысча атамасы биредәге елга Рахманкадан чыккан.
Күренекле кешеләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1895 Галимҗан Акчурин Кышкар мәдрәсәсе«Касыймия» мәдрәсәсе сәясәтчетәрҗемәчетарихчы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыХарәзем коммунистлар фиркасеБохара коммунистлар фиркасеҮзбәкстан коммунистлар фиркасе 1933 Мәскәү 1915-12-28 Әхмәт Симай шагыйрь 1944-08-25 Плетцензее төрмәсе музее
Әхмәт Симаев — Җәлилче.
Искәрмәләр
Чыганаклар Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии
Төркем:Мордовия татар авыллары