Кешеләр төркеменең үз рәсми аралашуда кулланылган тел вариантына стандарт тел (шулай ук стандарт диалект яки стандартлашкан диалект) диләр. Вариантларның стандартлашу процессы грамматика һәм сүзлекләрдә лингвистик тасвирлану юлы белән урын ала. Җирле кирәкләргә генә хезмәт итү белән чикләнмәгән вариантка таләп туу сәбәпле, гадәттә сәүдә һәм хөкүмәт үзәкләрендә сөйләшүдә кулланылган җирле диалектлар стандартлаша.
Тел белеме буенча фәнни эшләрдә стандарт язу телен билгеләүче термин буларак еш алман Schriftsprache сүзе кулланыла.
Сыйфатлар Вариантның стандарт булуы өчен бердән бер таләп - аның рәсми урыннарда яки рәсми аралашуда кулланыла алуы. Стандарт телнең барлыкка килүе милли, мәдәни, сәяси һәм җәмгыяви бердәмлеккә ирешү теләге белән билгеләнә, чөнки барлык бу үзгәрешләр урын алуы өчен килешелгән, стандарт тел варианты кирәк дип санала.
Гадәттә стандарт телләрнең булган яклары: Стандарт дип саналган сүзлекнең барлыгы - (стандарт язылыш һәм сүзлек байлыгы) Стандарт грамматика барлыгы Укымышлы әдәби тел дип саналган стандарт сөйләм барлыгы Куллану кагыйдәләрен билгеләүче оешма барлыгы, мәсъәлән :en:Académie française, яки Real Academia Española Конституциядә билгеләнгән (хокуки) статус - еш рәсми тел буларак Практик рәсми кулланылыш (мәхкәмәдә, кануннар чыгару шурасында, хөкүмәти һәм икътисади эшчәнлегендә, белем бирү оешмаларында) әдәби канон Сөйләү уңайлыгыRanjbar Vahid, The standard language of Kurdish,Iran:Naqd-hall.2008 Популярлык һәм җәмгыять тарафыннан кабул ителүе Милләт
Стандарт телләр һәм кагыйдәләрен билгеләүче институтлар исемлеге Тел Стандарт вариант Кагыйдәләрен билгеләүче институт Стандарт булмаган диалектлар гарәпчә стандарт гарәп теле Көрьән, берничә гарәп теле академия гарәп теле диалектлары африкаанс стандарт африкаанс :en:Die Taalkommissie африкаанс диалектлары голландча стандарт голландча :en:Nederlandse Taalunie нидерланд теле диалектлары каталанча стандарт каталан теле, стандарт валенсия теле :en:Institut d'Estudis Catalans, :en:Acadèmia Valenciana de la Llengua каталан диалектлары кытайча стандарт кытай теле Милли тел кагыйдәләрен билгеләү комиссиясы (Кытай), Милли телләр комиссиясе (Тайвань), Мандарин диалектын популярлаштыру шурасы (Сингапур) Кытай диалектлары фарсыча фарсыча :en:فرهنگستان زبان و ادب فارسی фарсы диалектлары французча стандарт француз теле :en:Académie française, :en:Office québécois de la langue française, :en:Council for the Development of French in Louisiana француз теле диалектлары алманча стандарт алман теле, Швейцар стандарт алман теле, Австрия алман теле :en:Rat für deutsche Rechtschreibung алман теле диалектлары хәзерге грек теле стандарт грек теле 1976 елда Константин Караманлис заманында кертелүе хәзерге грек теле диалектлары хиндустани теле станарт хинди, урду :en:Central Hindi Directorate, :en:National Language Authority of Pakistan хинди диалектларымакедонча теле стандарт македонча теле :en:Institute for Macedonian language "Krste Misirkov" македонча диалектлары малайча стандарт малай теле (Bahasa Malaysia/Melayu һәм Bahasa Indonesia үзенә алган Bahasa Baku) :en:Dewan Bahasa dan Pustaka, :en:Majlis Bahasa Brunei–Indonesia–Malaysia малай теле диалектлары Норвегия теле :en:Nynorsk, :en:Bokmål :en:Språkrådet Норвегия телләре диалектлары португальча стандарт португал теле :en:Academia das Ciências de Lisboa, Classe de Letras, :en:Academia Brasileira de Letras португал теле диалектлары шведча стандарт швед теле :en:Swedish Language Council, :en:Svenska språkbyrån швед теле диалектлары испанча стандарт испан теле :en:Real Academia Española, :en:Association of Spanish Language Academies испан теле диалектлары татарча стандарт татар теле Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар теле диалектлары
Шулай ук карагыз Рәсми тел Милли тел Әдәби тел Классик тел Функциональ тел Диалект континуумы Күпмәркәзле тел Орфография Стандарт булмаган диалект Мирас теле
Искәрмәләр
Baugh, Albert C. and Thomas Cable. 2002. A History of the English Language, fifth ed. (London: Routledge) Blake, N. F. 1996. A History of the English Language (Basingstoke: Palgrave) Joseph, John E. 1987. Eloquence and Power: The Rise of Language Standards and Standard Languages (London: Frances Pinter; New York: Basil Blackwell) Smith, Jeremy. 1996. An Historical Study of English: Function, Form and Change (London: Routledge)
Чыганаклар Инглиз Википедиясе
Сылтамалар
Төркем:Тел төрләре һәм стилләре * Төркем:Телләр исемлекләре