Галин — фамилия. Альберт Галин (1960), социология фәннәре кандидаты (1988), доцент. Борис Галин (1904—1983), рус совет язучысы һәм журналист. Венер Галин (1937), галим, вуз укытучысы, физика-математика фәннәре кандидаты (1972), өлкән гыйльми хезмәткәр (1981). РФ Дәүләт премиясе лауреаты (2000). Лев Галин (1912—1981), галим-механик, ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1953). Салават Галин (1934—2010), язучы, халык иҗатын өйрәнүче галим. Фәнүр Галин (1947—2017), галим-химик, БР ФА мөхбир әгъзасы (2012), фән докторы (1993), профессор (1999). БР атказанган фән эшлеклесе (1999).
Төркем:Фамилиядәшләр