Козьмодемьянск (Күзмәдимәнhttp://escriptorium.univer.kharkov.ua/bitstream/1237075002/1838/4/Tataro-Bashkirskaya___3.pdf, Көҗмәдимьянhttps://vk.com/doc30068424_448317684, , тау мари телендә Цикмӓ, болын мари телендә Чыкма, ) — Мари Илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Таулы Мари районының районының административ үзәге.
Халык саны — 21 262 кеше (2010).
География Шәһәр Иделнең (Чабаксар сусаклагычы) биек уң ярында, Йошкар-Оладан 104 километрга көньяк-көнбатышка таба урнаша. Республикасының сул як ярдагы өлеше белән Козьмодемьянскны борамлы кичү тоташтыра. Климат
Тарих Козьмодемьянск крепость буларак 1583 елда нигезләнгән.
1708 елда, Россияне сигез губернага бүленү вакытында, Козьмодемьянск Казан губернасына беркетелгән. 1727 елдан — өяз шәһәре.
1791 елда монда мари краенда беренче халык училищесы ачыла. XIX гасырның ахырында Козьмодемьянскта биш уку йорты булган: өчкласслы училищесы, хатын-кызлар училищесы (1862 елда ачылган), мари хатын-кызлар мәктәбе, ике чиркәү-мәхәллә мәктәбе.
1861 елда шәһәрдә стационар шифаханәсе ачыла.
1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла.
1920 елда Козьмодемьянск һәм өязе Түбән Новгород губернасына кертелә. 1921 елда Мари Автономияле өлкәсенә кертелә; 1936 елдан — Мари АССР составында.
Халык
1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=458 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 4 254 5 284 12 625 15 302 18 792 24 746 22 771 21 262
Милли состав: руслар — 65,7%, чирмешләр — 28,8%, татарлар — 1,0%, чуашлар — 0,8%.
Транспорт Тимер юл элемтәсе юк, иң якындагы станцияләр Чабаксар (ераклык — 86 км) һәм Йошкар-Ола (120 км).
Автобус элемтәсе: Мәскәүгә, Түбән Новгородга, Йошкар-Олага автобуслар баралар. Истәлекле урыннары Александр Григорьев исемле сәнгать-тарихи музее Этнографик музее Остап Бендер музее һ.б.
Шәһәрдә туганнар Андрей Эшпай — композитор.
Фотогалерея
Искәрмәләр
Төркем:Мари Иле шәһәрләре Төркем:Мари Иле район үзәкләре