thumb|300px|Казанның 1 Май мәйданында җәлилчеләр истәлегенә куелган монумент Җәлилчеләр (башка атама – кормашчылар, – Кормашев һәм калган унысы) – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.

1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!Җәлил һәм җәлилчеләр. Уку программалары архивы..

Җәлилчеләр исемлеге Исеме Үлем датасы Үлем сәгате Туган ягы Гайнан Кормаш 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 06 минут Актүбә, Казакъстан Фоат Сәйфелмөлеков 1944 нче ел, 25 нче август12 сәгать 09 минут Ташкәнт, Үзбәкстан Абдулла Алиш 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 12 минут Көек, Татарстан Фоат Булатов 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 15 минут Мәләвез, Башкортстан Муса Җәлил 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 18 минут Мостафа, Ырымбур өлкәсе Гариф Шабаев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 21 минут Иске Турай, Башкортстан Әхмәт Симаев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 24 минут Усть-Рахмановка, Мордовия Абдулла Баттал 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 27 минут Зур Тигәнәле, Татарстан Зиннәт Хәсәнов 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 30 минут Иске Кәшер, Татарстан Әхәт Атнашев 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 33 минут Петропавловск, Казакъстан Сәлим Бохаров 1944 нче ел, 25 нче август 12 сәгать 36 минут Миякә, Башкортстан

Хәтер Казан шәһәре башкарма комитетының 2015 елның 11 июнендәге 2370 санлы карары белән Яңа Наратлык кече районындагы урам җәлилчеләр хөрмәтенә аталган. 2024 елда җәлилчеләр турында «Черный лес» (Кара урман) фильмын төшерү тәмамланган (режиссер Радик Кудояров, Муса Җәлил ролендә Зөлфәт Закиров, Тинчурин театры актеры)Гульназ Данилова. Режиссер Радик Кудояров снял картину «Черный лес» о Мусе Джалиле. Российская газета, 03.07.2024 The_Black_Forest_TRAILER__ENG on Vimeo (трейлер).

Моны да карагыз Муллаҗан Габдуллин Чыганаклар Җәлилчеләр. Кыюлык гасырларда сакланачак. Искәрмәләр

Төркем:Җәлилчеләр Төркем:Исемлекләр:Мәдәният Төркем:Исемлекләр:Тарих