Урнар районы (, ) — Чуашиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Урнар бистәсе.

География Урнар районы Чуашиянең үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1 012 км². Төньякта Алик һәм Красноармейски районнары, көньякта Епрәч районнары, көнчыгышта Канаш районы, көнбатышта Шөмерле районы белән чиктәш.

Тарих Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша.

Халык Халык саны 38,4 мең кеше (2010 елга)

Милли состав: чуашлар — 91%. Районда 1 шәһәр һәм 18 авыл жирлеге, 100 авыл урнашкан.

Икътисад Урнар районы агро-сәнәгать районы булып тора. Монда химия, сөт, ит заводлары урнашкан.

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү, игенчелек. Шулай ук, ремонтлау, авыл хуҗалыгы тауарлары эшкәртү предприятияләре бар.

Танылган кешеләре Федор Ашмаров — Советлар Союзы герое. Алексей Воробьёв — язучы. Алексей Иванов — Советлар Союзы герое. Степан Илларионов  — Советлар Союзы герое. Дмитрий Кипек — чуаш язучысы . Сергей Коротков — 2 тапкыр социалистик хезмәт герое. Максим Михайлов (1893—1971)- опера җырчысы, ССРБ халык артисты (1940) Праски Витти — Чуашянең халык рәссамы, Русиянең атказанган рәссамы. Стас Владимиров (1965, Синьял-Яуши), актер, җырчы, ЧР атказанган артисты.

Искәрмәләр

Сылтамалар Урнарский район на сайте органов власти Чувашии

Төркем:Чуашстан районнары *