Щ, щ (ща) - кирилл әлифбасының хәрефе; татар әлифбасының утыз өченче хәрефе. Кирилл әлифбаларның күпчелегендә кулланыла.
Кириллицада гадаттә егерме бишенче хәреф дип санала, чиркәү-славян әлифбасында егерме сигезенче дип санала һәм буларак күренә; глаголицада егерме алтынчы урында урнаша, буларак күренә.
Әйтелеш Болгар телендә Әлифбасында егерме алтынчы хәреф. Әйтелеш: ШТ.
Рус телендә Әлифбасында егерме җиденче хәреф. Әйтелеш: Ш', Ш'Ш', ШШ.
Украин телендә Әлифбасында утызынчы хәреф. Әйтелеш: ШЧЪ.
Төрле әлифбаларда Болгар әлифбасында егерме алтынчы хәреф. Рус әлифбасында егерме җиденче хәреф. Коми һәм монгол әлифбаларда егерме тугызынчы хәреф. Украин һәм кыргыз әлифбаларда утызынчы хәреф. Чуаш һәм мари әлифбаларда утыз бернче хәрефе. Удмурт һәм русин әлифбаларда утыз икенче хәреф. Якут әлифбасында утыз дүртенче хәреф. Башкорт һәм казакъ әлифбаларда утыз бишенче хәреф. Осетин әлифбасында утыз җиденче хәреф. Чечен әлифбасында кырыгынчы хәреф.
1998 елда Щ хәрефе таҗик әлифбасыннан юкка чыкты.
Алмашулар Татар латин әлифбасында «şç» диграфы кулланыла.
Төрле кодировкаларда Кодировка Регистр Унарлы коды 16-ле коды 8-ле коды 2-ле код Юникод Баш хәреф 1065 0429 002051 00000100 00101001 Юл хәрефе 1097 0449 002111 00000100 01001001 ISO 8859-5 Баш хәреф 201 C9 311 11001001 Юл хәрефе 233 E9 351 11101001 KOI-8 Баш хәреф 253 FD 375 11111101 Юл хәрефе 221 DD 335 11011101 Windows-1251 Баш хәреф 217 D9 331 11011001 Юл хәрефе 249 F9 371 11111001
Кызыклы фактлар Щ — паровозлар сериясе Щ — Новосибирскта микрорайон