Можга районы (, ) – Удмуртиянең көньяк-көнбатышта муниципаль район.

Административ үзәге – Можга шәһәре (район составына керми).

География Чиктәшлек ЯкРайон яки регионТөньяк Ува районыТөньяк-көнбатыш Вавож районыКөнбатыш Кизнәр районыТөньяк-көнбатыш Грахово районыТөньяк-көнчыгыш Алнаши районы, Татарстан Республикасы (Әгерҗе районы)Көнчыгыш Грахово районы Шуның өстенә, Можга район эчендә Можга шәһәре урнашкан.

Район Можга калкулыкта уранаша, аның территориядә Вала, Сюга, Ныша, Сюгинка, Сюгаилка, Поршурка, Пычас, Сарсак, Юринка елгалар агалар.

Тарих Можга районы 1929 елның 15 июлендә элекке Можга өязенең Олы Кибья, Олы Уча, Можга һәм Троицкое волостьларның 24 авыл советлардан барлыкка килгән. 1932 елда Нылга-Жикья районы бетерелгән, аның өлешләре Можга районына кертелгән. 1937 елда район кечерәйтелгән, Пычас һәм Олы Уча районнар барлыкка килдгәннәр. 1956 елда Бемыж, Пычас һәм Олы Уча районнар юкка чыгарылганнар, район яңадан зурая. 1963 елда Можга районы, Алнаши һәм Вавож районнарының өлешләре Можга авыл районына берләштереләләр, ә Можга шәһәре район составыннан чыгарылган. 1965 елда Вавож һәм Алнаши районнары яңадан торгызылалар, ә Можга районы хәзерге чикләренә кергән.

Халык 1939demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2470 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010 49 283 70 734 38 930 30 619 30 236 30 358 28 897 Милли состав Милләт 1939* 2002 20102010 ел сан алу базасы арлар 36,3% 66,0%65,0% руслар 59,7% 29,1%30,3% татарлар2,7% 3,5%3,3% * Можганы исәпләмичә

Административ бүленеше Александровское авыл җирлеге Зур Кибья авыл җирлеге Зур Пудга авыл җирлеге Зур Сибы авыл җирлеге Зур Уча авыл җирлеге Горняк авыл җирлеге Кватчи авыл җирлеге Люга авыл җирлеге Кече Воложикья авыл җирлеге Мельниково авыл җирлеге Можга авыл җирлеге Нынек авыл җирлеге Ныша авыл җирлеге Пазял авыл җирлеге Пычас авыл җирлеге Иске Какси авыл җирлеге Сюгаил авыл җирлеге Черёмушки авыл җирлеге Югары Юри авыл җирлеге

Социаль инфраструктура 27 мәктәп (20 урта мәктәп), 28 балалар бакчасы, 2 балалар иҗат үзәге; 3 хастаханә, 37 фельдшер-акушерлык пунты. Шулай ук 32 мәдәният йорты һәм 33 китапханә эшлиhttp://www.udmgossovet.ru/samoupravlenie/regions/mozhginskiy/pasport/uchrezhdeniya_sotsialnoj.doc.

Танылган шәхесләр Фёдор Фалалеев – авиация маршалы. Равил Кәримов (1952) - Удмуртия Министрлар советы рәисе урынбасары - финанс министры (1990 - 1994), Удмуртия Милли банкы рәисе (1994 - 2013), икътисад фәннәре докторы, профессор. Михаил Покчи-Петров (1930―1959), шагыйрь, театр режиссёры, Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1972, вафатыннан соң).

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия районнары *