«Чулман» — Алабуга шәһәрендә татар телендә иҗат итүче әдипләрнең әдәби (әдәби-музыкаль) берләшмәсе. 1953 елдан Алабуга районының «Яңа Кама» (хәзерге «Алабуга нуры») газетасы каршында эшли башлаган «Алабуга нуры» газетасының рәсми сайты.
Тарих 1953 елдан «Яңа Кама» (хәзерге «Алабуга нуры») газетасы каршында әдәби түгәрәк булып оеша Әдәби берләшмәләр. «Чулман». «Әдәби Алабуга» порталы. Аның беренче әгъзалары — Алабуга дәүләт педагогия институты һәм мәдәният училищесы студентлары, җитәкчесе Г. Әминов була. Түгәрәккә йөрүче яшь һәм башлап язучы шагыйрьләрнең әсәрләре «Яңа Кама» газетасының «Әдәби сәхифә» битендә дөнья күрә. Иҗат җимешләрен журналист Дифгать Сирай бәяли.
1960-елларда әдәби түгәрәк эшен Алабуга дәүләт педагогия институты каршында дәвам итә. Анда әлеге югары уку йорты студентлары белән беррәттән, Алабуга мәдәният училищесы укучылары, шулай ук шәһәр кешеләре дә йөри. Түгәрәк әгъзалары белән очрашуларга һәрдаим Казаннан шагыйрьләр килеп йөри: алар арасында Сибгат Хәким (1975 елларда), Шәүкәт Галиев (1964 елда), Равил Фәйзуллин (1986 елда) һ. б. бар.
Җитәкчеләр «Яңа Кама» газетасы каршында 1953 елда оешкан әдәби түгәрәк җитәкчесе — Г. Әминов. 1980-еллардагы җитәкче — Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы. Ул Чаллыга күчеп киткәч, әдәби түгәрәкне юмор-сатирага бай әсәрләр язучы милиция майоры Дамир Мәрданов җитәкли башлый. Аның җитәкчелегендә берләшмә әгъзалары тулай торакларда, мәктәпләрдә, Морт, Илмәт, Юраш кебек авылларда әдәби-музыкаль очрашулар үткәрә. Чаллыдан килеп, «Яңа Кама» газетасында эшләгән Равил Вәлиев берләшмә эшен җанландырып җибәрә. Ул Казанга киткәч, җитәкче итеп Фердинант Шәехов (Фазыл Шәех) сайлана. 2001 елдан берләшмәне Алабуга мәдәният училищесыннән Фәридә Хәбибрахманова Хәбибрахманова Фәридә Нургали кызы. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Татарстанда электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе җитәкли, 2010—2013 елларда җитәкче — Нәсих Әхмәдуллин, Алабуга медицина училищесының элекке директоры, берничә китап авторы Ничә үлеп, ничә туу кирәк безнең татар җанын аңларга. Мәдәни Җомга, 17.06.2012.
Берләшмә әгъзалары Берләшмә әгъзаларының күбесе — студентлар, тирә-як шәһәр-авыл кешеләре. Алабугадан Рәис Кашапов, Фердинант Шәехов, Ләлә Абдуллина, Гөлзада Әхтәмова, Равил Шагин, Дамир Мәрданов, Дамир Әюпов, Гарәфи Әгъләмов; Илмәттән Фирдәвес Хуҗин (соңрак ТР Язучылар берлеге әгъзасы), Менделеевскидан Марсель Гыймазетдинов (соңрак ТР Язучылар берлегенә кабул ителә), Илгиз Абдуллин, Әгерҗедән Әнисә Кәримова; Морт авылыннан Анна Хисаметдинова һ. б. Баштагы елларда түгәрәккә күпчелек ир-атлар йөрсә, соңга таба хатын-кызлар күбәеп китә.
Алабуга композиторлары Владимир Мироваев, Валерий Әхмәтшин, Илдус Сәлахов түгәрәк әгъзалары шигырьләренә көйләр яза, үзләре белән баян алып килеп, берләшмә утырышында уйнап та күрсәтә.
Нәтиҗә «Яңа Кама» газетасы каршында әдәби түгәрәккә башлап йөргән, «Әдәби Алабуга» дигән җыентык чыгаруда катнашкан Индус Сирматов, Салисә Гәрәева — татар әдәбиятында күренекле шәхесләр.
Әсәрләре башлап «Яңа Кама» газетасының «Әдәби сәхифә» битендә дөнья күргән 6 авторның өчесе Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә: Чыңгыз Мусин, Фазыл Шәех (Фердинант Шәехов), Гөлзада Әхтәмова (Гөлзадә Ягъфәрова, 2012 ел өчен Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты).
Алабуга дәүләт педагогия институты каршындагы әдәби түгәрәккә йөргән Фәрит Суфияров соңрак Башкортстанның район үзәге Яңавылда эшләп килүче әдәби түгәрәкне җитәкли.
1997 елда 16 авторның әсәрләре тупланган «Чулман язлары» исемле күмәк җыентык басылып чыга.
Төрле елларда Фазыл Шәех, Рәис Кашапов, Гөлзада Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Гарәфи Әгъләмов, Фәридә Хәбибрахманова, Тәҗрия Җәләева Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Татарстанда электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, Тәслимә Кәримоваларның (Кукмара районы Янсыбы авылы кызы) китаплары чыга.
«Чулман»лыларның шигырь һәм хикәяләре район һәм республика матбугатында («Алабуга нуры», «Мәдәни җомга», «Сөембикә», «Казан утлары» һ. б.) басыла, Чаллы һәм Казан язучылары белән иҗади кичәләр, тирә-як районнары авылларында яшьләр һәм әдәбият сөючеләр белән очрашулар уздырыла Туган төбәгебезнең саекмас чишмәләре. elbibl.at.ua, 17.03.2016 Нурулла Шәфигуллин иҗатташ дуслары белән зурсәрдеклеләргә ял бүләк итте. kukmor-rt.ru, 27.02.2018.
Алабуга шәһәренең 1нче татар гимназиясендә ачылган «Фазыл Шәех музее»нда «Чулман» әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе турында бай мәгълүмат тупланган Туган якның бер талы. lektsii.org, 04.04.2017.
60 елдан артык «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе яшь буынны милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияли.
Әдәбият Гөлзада Әхтәмова. Юбилей. «Чулман» берләшмәсенә 60 ел. «Мәйдан», 2013, № 4, 96-99нчы бит.
Сылтамалар Фирдәвес Хуҗин. Алабугада «Чулман» берләшмәсенең юбилеена багышланган чаралар үтте. alabuganury.ru, 26.04.2013 Әдәби берләшмәләр. «Чулман». «Әдәби Алабуга» порталы «Чулман» берләшмәсе авторларының шигырьләре. Мәдәни Җомга, 17.06.2012
Моны да карагыз Кама таңнары (әдәби берләшмә) Әллүки
Искәрмәләр
Төркем:Әдәби оешмалар Төркем:Алабуга Төркем:Татар әдәбияты Төркем:Татарстан язучылары