Тәүхид (гарәп. توحيد, бер итү) — ислам нигезен тәшкил итүче бераллалык доктринасы, Аллаһ тәгаләнең бердәнбер илаһ (гыйбадәткә лаеклы зат, алла) икәнлегенә ышану. Тәүхиднең капма-каршысы, аны боза торган нәрсә булып ширек тора.
Тәүхид төрләре Тәүхидур-рубубия (гарәп. توحيد الربوبية) — Аллаһны бердәнбер алла, барлыкка китерүче, яратучы дип тану. Тәүхидүл-үлүһия (гарәп. توحيد الألوهية) — Аллаһны бердәнбер гыйбадәткә, табынуга лаеклы зат дип тану. Тәүхидүл-әсмә үә сыйфат (гарәп.توحيد الأسماء والصفات) — Аллаһның камил исемнәре һәм сыйфатлары Аңа гына хас, мәхлукларныкына ышамаган булуын тану.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Тәүхидкә багышланган сайт
Шулай ук кара
Аллаһ Ширек
Төркем:Монотеизм Төркем:Ислам төшенчәләре